• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантанада катнашты

Опубликовано: 26.04.2016

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Иң элек, быел татар мәдәнияте дөньясында иң абруйлы бүләк - Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 53 нче тапкыр бирелүе турында игълан ителде, 1958 нче елда гамәлгә куелган Тукай премиясе тарихы турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Бездә бүген өч зур бәйрәм – Туган тел көнен, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез һәм Тукай исемендәге премияләр тапшырабыз”, - диде. Президент бүгенге кичәдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына килгән 600 гә якын хатын-кыз катнашуын билгеләп үтте. Р. Миңнеханов ассызыклаганча, гореф-гадәтләрне саклар өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк. “Без һәммәбез дә телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә тырышабыз. Киләчәктә дә телебез үсеше өчен көрәшербез дип ышанам”, - диде республика башлыгы. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шәхесләрне бүләкләде, аларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде.
ТРның атказанган артисты Динә Гарипова Тукайның “Күңел” шигыренә үзе иҗат иткән җырын башкарды. Тантана зал белән аягүрә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.


Источник: "Татар-информ"

К списку новостей