Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Бүген - Габдулла Тукайның тууына 130 ел.
Опубликовано: 26.04.2016
Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаевның (26 апрель 1886 - 15 апрель 1913) тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелде.
Иртән укучыларны һәм укытучыларны Г. Тукай әсәрләренең персонажлары каршы алды. Татар төркемендә укучы балалар мәктәп фойесында укучыларга Г.Тукайның әсәрләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр. Монда укучылар “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”, “Акбай” әсәрләрендәге образлар белән очраштылар. (укытучылары-Мурадымова Д.Ф., Вафина Л.М.)
Вафина Л.М. тарафыннан 1- 6 сыйныф укучылары арасында Г.Тукай әсәрләре буенча “Тукай безнең күңелләрдә” исемле иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырылды.
Иртәнге сәгать 10да Габдулла Тукай һәйкәле янындагы Шигърият бәйрәмендә 4М,8Б сыйныфы укучылары катнашты. Җитәкчеләре: Насыбуллина Ф.В., Илалова Ф.З.
Китапханәчебез И.В. Манакова Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итте.
Шулай ук көн дәвамында укучылар “Тукайга- чәчәкләр” исемле әдәби бюллетеньнәр чыгарып, шәһәр халкына өләштеләр, белдерү такталарын тулыландырдылар. Чаралар бик уңышлы һәм файдалы узды.
К списку новостей

















