• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

ТИЗӘЙТКЕЧ флешмобы

Опубликовано: 16.03.2016

Instagram социаль челтәрендә #ТИЗӘЙТКЕЧ флешмобы дәвам итә. Акциягә Финляндия, Бельгия, Чехия, Германия, АКШ, Кытай, Төркия ватандашлары да кушылды.
Instagram социаль челтәрендә #MinemYaratkanTatarTelem аккаунты Халыкара туган тел көненә багышлап, #ТИЗӘЙТКЕЧ флешмобын башлап җибәргән иде. Әлеге флешмоб инициатив төркем тарафыннан Интернетта татар теле кулланышын арттыру максаты белән эшләнелә.
Флешмобны беренче булып, Россиянең театр һәм кино актеры, алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Марат Башаров башлап җибәрде. Видеода Марат тизәйткеч әйтеп, «Ә сез татар телендә нинди тизәйткечләр беләсез?» дип мөрәҗәгать итә.
Алга таба «Голос.Дети» финалисты Сәйдә Мөхәмәтҗәнова, халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, язучы, драматург Рабит Батулла, «Иннополис» икътисади зонасы директоры Игорь Носов, Г.Камал һәм К.Тинчурин театры артистлары, «Татар радиосы», «Татарстан радиосы» алып баручылары, журналистлар һәм төрле активистлар катнашты. Татар яшьләре, олылар һәм балалар да тизәйткечләр өйрәнеп, Instagram’га һәм башка челтәрләргә җибәрде.
Оештыручылар төрле девизлар белән катнашучыларны мотивацияләп тора: «Күрсәтеп бар дөньяга #тизәйткеч әйтеп кара», «Бер генә мөрәҗәгать: #тизәйткеч әйтеп күрсәт», «Теләсә кайсы илдә #тизәйкеч булсын телдә», «Онытылыр моң да зар #тизәйткеч әйтсә татар», «Иртән, кичен, төннәрен кабатла #тизәйткечен», «Бер мең йөз унбер татар #тизәйткеч әйтеп атар».
Ике атна эчендә флешмобта 200ләп кеше катнашкан һәм флешмобка кушылучылар көннән көн арта. Барлык видеоларны Instagram социаль челтәрендә #ТИЗӘЙТКЕЧ хэштегы аша ягъни #MinemYaratkanTatarTelem аккаунты аша карап була.
Оештыручылар алга таба күренекле татар язучылары, татар халык иҗаты белән бәйле төрле флешмоблар оештырырга ниятли. Шуны да искәртәбез, әлеге проект бернинди оешмага да бәйле түгел, ул инициатив төркем белән татар теле кулланышын арттыру максатына гына бәйләнгән.


Источник: http://belem.ru/

К списку новостей