Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Мәктәп яны лагере 28.06.2019

Буген лагерьда могҗизалар көне. Җәйге ялны ничек файдалы итеп үткәрергә мөмкин? дигән дискуссия үткәргәннән соң, укучылар төркемгә бүленеп, бирелгән карта буенча хәзинә табу яки квест уенына керештеләр. Һәр станциядә каршылыкларны үтәп, соңгы баскычта хәзинәгә тап булдылар. Иң беренче булып, "Күгәрчен" төркеме хәзинә тапты һәм җиңүче булды. Уен барсына да ошады.
-
Мәктәп яны лагере 27.06.2019

Бүген лагерьда Сабантуй бәйрәме үткәрделде. Әлеге чараны күптән көттеләр. Малайлар җырлап яулык җыйды, кызлар теләк теләп кульяулык бирделәр. Ял итуүче балалар үзләрен төрле чараларда сынады. Малайлар бил алышты, колгага менде, ераклыкка ыргытты, аркан тартышты. Һәр укучы үзен кайсы яклап булса да җиңүче итеп күрсәтте. Барлык укучылар да призларга лаек булдылар.
-
Мәктәп яны лагере 26.06.2019

Буген лагерьда ял итүчеләр түгәрәк күлгә балык тоту ярышына килделәр. Балаларга оста балыкчы Ринат абый мастер класс күрсәтте, балык тоту серләренә өйрәтте. Көн җилле, дулкыннар уйный, балыкчылар түземлелек белән кармактан күз алмыйча утыра. Шулай итеп, бу көнне Янсылудан башка, беркемгә дә балык эләкмәде.
-
Мәктәп яны лагере 25.06.2019

Бүген лагерьда Бантик бэйрэме. Балалар өйдән килгәндә үк, бик әзерләнеп килгәннәр. Башта бантик турында әңгәмә булды. Аннан укучылар сәхнәгә чыгып, мода күрсәттеләр. Аеруча 4 кызыбыз бик әзерләнеп килгән иде. Җиңүче итеп Хайрутдинова Янсылу билгеләнде. Аның кигән киемнәре, чәч бизәкләре барысы да бантиклы иде. Барлыгы 70 бантик санадылар. Афәрин, Янсылу!
-
Мәктәп яны лагере 24.06.2019

Мәктәп лагеренда ял итүче укучылар янгыннан саклану депосына экскурсиягә бардылар. Алар янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә, җәйге вакытта иминлекне саклау турында фикерләрен әйттеләр. Депода эшләүче абыйларның киемнәрен киеп карадылар, турникта көч сынаштылар.
-
Мәктәп яны лагере 22.06.2019

Бүген Татарстан республикасы турында төрле чаралар үткәрдек. ТАССРнын 100 еллыгына багышланган плакат ясадык. Ул плакатны якладык. Республиканың тарихы белән бәйле истәлекле вакыйгалар, кешеләр, шәһәрләр турында сөйләштек.
-
Аттестат тапшыру 21.06.2019

21 июнь көнне аттестат тапшыру тантанасы булды. Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озатты. 4 укучыбыз 9 сыйныфны тәмамлап, кулларына аттестат алды.
Мәктәп сукмаклары артта кала,
Көтә яңа юллар, калалар.
Алда сезне олы сәфәр көтә,
Юлыгыз уң булсын, укучылар.
-
Мәктәп яны лагере 21.06.2019

Бүген укучылар Шөгер авылында урнашкан Нефть музеена экскурсиягә бардылар.
-
Мәктәп яны лагере 18.06.2019

Бүген, укучылар белән Бәкер шифаханәсенә экскурсиягә бардык. Балалар төрле кошларны, хайваннарны күзәттеләр, файдалы Бәкер суыннан авыз иттеләр. Кызлар тавына менеп, өстән тирә як белән хозурландылар. Бәкер шифаханәсе турында бик матур фикердә калдылар. Безгә шундый кызыклы экскурсия оештырганнары өчен җитәкче апаларга рәхмәт белдерәбез.
-
Мәктәп яны лагере 17.06.2019

17 июнь көнне лагерьга йөрүче укучылар зур тауга экскурсиягэ бардылар.Тауда үскән файдалы үләннәрне күзәттеләр,әңгәмә үткәрделәр. Бөҗәкләр тешләсә, беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.






