Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
ММБ утырышы 17.10.2019

“Дәрестән соң эшчәнлектә, үсеш чарасы буларак, укыту һәм тәрбия процессын оештыру” темасы астында Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә ММБ утырышы үтте. Әлеге чарага авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары җыелды. Түбән Чыршылы мәктәбе, укытучыларны якты йөз белән каршы алды. Килгән кунаклар башта актлар залында музыкаль сәлам тыңладылар. “Мәктәпнең бер көне” дигән класстан тыш эшчәнлек турында фильм карап үттеләр. Утырышны Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучылары дәвам итте. Галимова И.К. “Дәрестән тыш эшчәнлек аша балаларның активлыгын үстерү”, Гайсина З.Г. “ Кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади сәләтләрен үстерүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле” темасына доклад ясадылар һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Ганиева Г.А. 3 сыйныфта рус теленнән “Йомры икмәк сәяхәте” дип аталган дәрестән тыш чара күрсәтте. Укучылар кызыксынып Йомры икмәкнең биремнәрен үтәделәр. Шул ук мәктәпнең 2 – 4 сыйныф укытучысы Вафина В.М. математикадан “Логик фикерләү сәләтен үстерү” буенча дәрестән тыш чара үткәрде. Балалар кызыксынып логик фикерләүгә биремнәр чиштеләр. Соңыннан үткән чаралар турында нәтиҗә ясалды. Фикер алышулар, яңа муниципаль чараларның графигы белән дә танышу булды. Чара чәй табыны артында тәмамланды.
-
Республикакүләм "Татарча диктант" 17.10.2019

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне 19 октябрь, 13.00 сәгатьтә, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәреләчәк Республикакүләм "Татарча диктант" акциясенә чакырабыз. Милләтнең киләчәге үзебездән тора. Сезне көтеп, ихтирам белән мәктәп администрациясе.
-
Классный час 09.10.2019

Сегодня во время классного часа учащиеся 7 класса вспоминали биографию и стихи Марины Цветаевой. Прочитали стихотворение "Август- астры", вспомнили факты из жизни величайшего поэта серебряного века русской поэзии.
-
Ветеран укытучыда кунакта 04.10.2019

3 сыйныф укучылары өлкән укытучы Гәрәева Гөлия апаны бәйрәм белән котлап, открыткалар ясадылар, шигырьләр сөйләделәр. Гөлия апалары аларга төрле ярышлар да әзерләп куйган иде. Бик күңелле булды.
-
Бәйрәм концерты 03.10.2019

Мәдәният сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу чарарда мәктәбебезнең “Бәләкәч” төркеме кызлары үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Җитәкчеләре Сайфиева Т.Ш.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 02.10.2019

Зур юлда үзеңне тоту кагыйдәләре дип аталган чарада укучылар үзләре төзегән презентация күрсәттеләр.
-
Тәрбия сәгате 02.10.2019

2 октябрь көнне 5 сыйныф укучылары юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әнгәмә үткәрделәр
-
Атналык видеорепортаж
30.09.2019
Тарих укытучысы Ахмадиев Ришат Салих улы редакциясендә, укучылар видеосюжетлар, аларның музыкаль бизәлешен барлап атналык видеорепортаж карап. Коллегабыз укучыларны уңышлы итеп диктор, видео төшерү эшенә тарткан.
-
Спорт сәламәтләндерү тесты 24.09.2019

Бүген 2-5 сыйныф укучылары спорт - сәламәтләндерү темасына "Ышанам, ышанмыйм" дип аталган тест чиштеләр.
-
21 сентябрь - милли киемнәр көне 21.09.2019

Бүген мәктәбебездә Милли киемнәр кичәсе үткәрелде. Кичәдә, балалар, татар халык костюмнары киеп, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтте. Кичә бик күңелле үтте. Татар халкының бай тарихын, милли моңын чагылдырган киемнәр үзләренә җәлеп итеп торды.






