Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Болгар һәм Свияжск шәһәрләре 20.02.2020

Туган тел көне уңаеннан, 6 нчы сыйныф укучылары Юнеско исемлегенә кергән Болгар һәм Свияжск шәһәрләре турында чыгыш ясадылар. Бу изге урыннары турында презентация аша экскурсия ясап, үткән тарихны онытмаска икәнлекне ассызыкладылар.
-
«Имя героя – юнармейскому отряду» 20.02.2020

18 февраля ученик 7 класса Латыпов Риналь под руководством учителя ОБЖ Багаутдиновой А.Б. принял участие в муниципальном этапе регионального проекта «Имя героя – юнармейскому отряду» среди юнармейских отрядов общеобразовательных учреждений Лениногорского муниципального района.
-
«Крик тишины» 20.02.2020

В рамках месячника гражданско- патриотического воспитания учащиеся школы посмотрели фильм «Крик тишины». Показ был организован ДК Лениногорского района.
-
Татарстанның күренекле шәһәрләре 19.02.2020

5 нче сыйныф укучылары Татарстанның күренекле шәһәрләре турында чыгыш ясадылар. Казан, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Алабуга шәһәрләренең истәлекле урыннары, тарихы турында кызыклы чара үтте.
-
Туган тел атналыгы 18.02.2020

Туган тел көне кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. Бүген 2, 4 нче сыйныф укучылары Татарстан символлары булган герб, флаг, гимн турында сөйләделәр.
-
Россия чаңгы юлы 10.02.2020

8 февраль көнне укучыларыбыз "Россия чангы юлы" массакүләм- спорт чарасында катнаштылар.
-
Бүләкләү
03.02.2020
Мәктәбебезнең узган кышкы сезонда ГТО тапшыруда катнашкан укучыларга һәм укытучыларга таныклык белән значоклар тапшырылды
-
Риза Фәхреддин укулары 31.01.2020

Бүген Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Риза Фәхреддин укуларына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция ике өлештән торды. Мәктәп укучыларының эчтәлекле сәламеннэн соң, килгән кунаклар сүз алды. Казан кунагы тарих фәннәре докторы, профессор Таһиров Индус Ризак улы Чыршылы белән бәйле хатирәләре турында сөйләде. Бөек галим турында сөйләп, анын мирасын яшь буынга җиткерүдә укытучыларга уңышлар теләде, рәхмәт сүзләре җиткерде. Лениногорск мәгариф бүлеге җитәкчесе Санатуллин Вагиз Самиулла улы да галим хезмәтләренең һәр яклап зур әһәмияткә ия икәнен ассызыклады. Конференциягә чакырылган һәр кунак (Кичүчат авылы Риза Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Гимранова Диләрә Габделкави кызы, туган якны өйрәнүче, “Чәшелем-асыл илем”, “Ай нурында нәсел сукмагы” китаплар авторы Ямаева Әлфия Фәрит кызы, Лениногорск шәһәренең Почётлы гражданины, танылган язучы Җәмит Рәхимовның тормыш иптәше, ветеран укытучы Рахимова Галия Мәгъсүм кызы, РФ “Почетлы хезмәткәре” , РФ Президент премиясе лауреаты, мәктәбебезнең Риза Фәхреддин музеена нигез салучы ветеран укытучы Сафина Рузалия Солтан кызы, ветеран укытучы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Ямалтдинова Сөгъдә Таһир кызы) Риза Фәхреддин турында, аның бөеклеген күрсәткән фикерләр белән уртаклашты. Икенче өлеш практик юнәлештә үтте. 2 нче турга үткән укытучылар Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану, төбәк язучыларынын эшләрен дәресләрдә кулланулары турында чыгышлар ясадылар. Соныннан чыгыш ясаучы укытучыларның эшләренә нәтиҗэ ясап, мәгариф идарәсе методисты Фатыхова Римма Ринат кызы дипломнар тапшырды. Кунаклар мәктәп музеенда чыгыш ясаучы экскурсовод укучыларны да яратып тынладылар. Укучылар галимнең 20 ел авыл мәдрәсәсендә узган чоры турында кызыклы итеп сөйләделәр. Галимнең чиксез бай мирасы буыннан - буынга тапшырылып, күркәм эшләр аша тормышка ирешсен иде дигән теләктә конференция үзенең эшен тәмамлады.
-
Тәрбия сәгате 28.01.2020

3 сыйныф укучылары мәшһүр галим Р. Фәхреддин әдәпләрен өйрәнделәр. Кластер төзеп, аны сөйләп күрсәттеләр.
-
Бадминтон уены 25.01.2020

25 нче гыйнвар көнне укучыларыбыз Лениногорск шәһәрендә бадминтон уены буенча турнирда катнаштылар. 1-4 сыйныф укучылары арасында укучыбыз 3 нче урынны яулады. Афәрин!






