МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Сак бул! Грипп! 16.02.2016

16 нчы февраль көнне мәктәп укучылары белән ФАП фельдшеры Сибгатова Ф.Ф. гриппка каршы профилактик чаралар турында әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында грипп эпидемиясе вакытында гигиена кагыйдәләрен үтәү, витаминнар куллану, саф һавада йөрү, көндәлек режимны саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып баруның кирәклегенә басым ясалды. Шул ук вакытта укучыларыбызның гигиена таләпләрен үтәүләре дә тикшерелде.
-
Юл куймыйк янгыннарга 15.02.2016

Фёдоровск авылында урнашкан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Шакиров Р.С. башлангыч сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлыгы турында ачык дәрес үткәрде.
-
Чаңгы юллары - 2016 14.02.2016

"Татарстан чаңгы юллары - 2016" ярышлары барлык халыкны физик тәрбия һәм спорт белән даими шөгыльләнү, актив ял итүгә өйрәтү нияте белән уздырыла.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Ел саен февральнең ахырында мәктәптә "Әлифба" бәйрәме уза. Быел да искәрмә булмады.
-
Парламент дәресе 09.02.2016

Бүген "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага 5-9 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде.
-
Без- җиңүчеләр! 08.02.2016

Укучылар, укудан тыш, төрле дистанцион чаралар- олимпиада, викторина, конкурсларда теләп катнашалар.
-
8 нче февраль- Яшь герой антифашистлар көне 08.02.2016

8 нче февраль- Яшь герой антифашистлар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы дружина сборы үткәрелде.
-
Саулык – зур байлык 05.02.2016

Гриппка каршы чара максатында укучылар белән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Хәзерге вакытта алар N1H1 -грипп вирусының симптомнары белән танышты. Укучылар бу вирус белән авыручылар хакында телевизион тапшырулардан хәбәрдар булуын әйттеләр.
Алар үзләре үк саклану кагыйдәләрен санап үтте:
- -мәктәптән кайткач кулларны, борын куышлыкларын сабынлап юарга;
- -саф һавада күбрәк йөрергә,спорт белән шөгыльләнергә;
- -С витамины кергән ризыклар күбрәк ашарга;
- -кеше күп җыелган урыннарда маска кияргә.
-
Нинди һөнәр сайларга ... 03.02.2016

Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп, кайсын гына, кайсын гына сайлап аласы...
Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен тырышып укырга кирәк.
Профориентация максатыннан, бүген башлангыч сыйныф укучылары, дәрестән соң, авыл хуҗалыгына караган һөнәрләр белән якынрак танышу өчен, фермага барды.
-
Географик КВН 30.01.2016

География фәнен тирәнтен өйрәнү максатыннан 29 нчы гыйнварда Федоровск урта мәктәбендә район мәктәпләре катнашында “Географик КВН” үткәрелде. Һава торышы начар булуга карамастан, 14 мәктәп КВНга килеп, көч сынашты. Безнең мәктәп укучылары да уенда актив катнаштылар һәм сынатмадылар. Бу бәйгедә капитаннар ярышы, географик диктант, ребуслар чишу, спорт эстафетасы һ.б. кызыклы чаралар каралган иде. Укучылар бу бәйгедән үзләренә күп кенә кызыклы мәгълүмат алып кайттылар.












