МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз! 06.06.2016

Хөрмәтле Лилия Тәлгатовна! 50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балагызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Узган елларың, үткән юлларың…Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?Уйларың матур, күз карашыңдайЧем-кара чәчләр әле һаман да.Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,Гасыр буена саклар төсле сез.Булсын ул илле, тулсын ул илле…Бәхет бизәсен якты күңелеңне.Яшәү ялкының сүнә белмәсен.Җырлап каршы ал тагын иллене -
Күңелле ял 06.06.2016

Бүгеннән без көтеп алган мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты. Анда безне берсеннән - берсе мавыктыргыч көннәр көтә.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2016

1нче июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Чөнки безнең районда әлеге бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә зур әһәмият бирәләр. Ел саен районыбызның Сабантуй мәйданында слет үткәрелә. Бу бәйрәмдә ел дәвамында Республика, Россия һ.б. җирләрдә чыгыш ясап, урын алган укучыларыбыз бүләкләнә. Ә аннан соң барлык укучылар өчен кече балалар Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп укучылары да бар: Мадаминова Асия, Гермашин Тимофей, Әхмәтҗанов Ислам, Гыйләҗева Язилә, Шәрәфиева Әдилә, Сафина Илсинә. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Куркынычсыз җәй 30.05.2016

30 нчы май көнне “Куркынычсыз җәй” темасына дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар җәйге ял көннәрендә табигатьтә үз-үзеңне тоту, юлда йөрү кагыйдәләре, иминлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр. Беренче ярдәм күрсәтү, кояштан саклану, сулыкларда үз-үзеңне тоту турында видеороликлар карадылар. Дәрес ахырында укучыларга имин ял көннәре теләп, инструктажлар уздырылды.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Бүген барыбыз өчен дә тантаналы, бераз моңсу, шул ук вакытта шатлыклы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Бу олы тормышка беренче адым дигән сүз. Шуңа да адымнар ныклы, дөрес һәм ышанычлы булсын иде.
-
А.П.Маресьевка - 100яшь 21.05.2016

Очучы А.П.Маресьевның тууына 100 ел уңаеннан, мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга аның биографиясе, тормыш юлы, башкарган батырлыклары турында тулы мәгълүмат бирелде.
-
Бөтенроссия тикшерү эше 19.05.2016

4 нче сыйныф укучылары әйләнә -тирә дөнья фәненнән тикшерү эше язалар.
-
Шатлык көне 19.05.2016

19 май - пионер оешмасының туган көне. Шул уңайдан бу көнне укучылар өчен зур бәйрәм оештырыла. Тантаналы линейкадан соң поход. Ә походта исә төрле мавыктыргыч уеннар, эшләр йөкләнә. Син монда да сынатырга тиеш түгел.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

2009 елдан башлап Россия Федерациясендә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үткәрелә. Бу чара балалар хокукларын бозу очракларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен җайга салырга ярдәм итә.
Мәктәптә әлеге уңайдан ышаныч телефоны эшчәнлеге турында балалар һәм ата-аналар белән лекцияләр, әңгәмәләр, авылыбыз урамнарында акцияләр, “Миңа Ышаныч телефоны ничек ярдәм итте” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Минем гаиләм - минем терәгем 14.05.2016

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, иҗади эшләр башкарылды.












