Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
4 нче чиреккә аяк бастык 29.03.2017

Бүген мәктәпләрдә кабат кыңгыраулар чыңы ишетелә башлады, чөнки уку елының соңгы чиреге - 4 нче чирек башланды. Укучыларыбызга укуларында зур уңышлар, бары тик яхшы билгеләр генә теләп калабыз!
-
"Живая классика" бәйгесендә 27.03.2017

Бүген Кайбычта "Живая классика" Россиякүләм яшь укучылар конкурсының район этабы үтте. Әлеге конкурста безнең мәктәптән ике укучы катнашты: 6 нчы сыйныфтан Шәмсетдинова К. һәм 8 нче сыйныфтан Сафина А. Аларга бәйгедә актив катнашкан өчен Дипломнар бирелде.
-
Имтиханнарга әзерлек 24.03.2017

Балаларның язгы каникуллары булуына да карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу вакыт - кызу эш чоры. Чөнки алар тырышып булачак имтиханнарына әзерләнәләр. Шул максаттан алар өчен фән консультацияләре билгеләнгән график буенча эшләвен дәвам итә.
-
"Без бергә!" бәйгесе 23.03.2017

Бүген Кайбыч районында "Без бергә!" республикакүләм балалар халык иҗаты бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 8 нче сыйныф кызлары "Хореография" номинациясе буенча ирланд халык биюен башкардылар.
-
Яллар күңелле үтә 22.03.2017

Укучыларыбыз каникул вакытында "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына бассейнга йөрүләрен дәвам итәләр. Бүген дә 1, 2, 4, 5 сыйныф укучылары бассейнда булып кайттылар.
-
БРТ 22.03.2017

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары бүген татар теленнән БРТ (бердәм республика тесты) башкарып кайттылар.
-
КВН 21.03.2017

Мәктәбебез укучылары Шәрәфиев А., Әхмәтшина А., Сафина А., Сәгдиева Л., Саттаров А., Сабиров С. "ЙОЛДЫЗ" командасы исеме астында Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән "В мире естествознания" конкурсында катнашып кайттылар. Әлеге КВН барышында "Капитаннар ярышында" Шәрәфиев А. 3 нче урын яулады.
-
Бездә "Әлифба бәйрәме" 19.03.2017

Кичә мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" үтте. Укучылар иң беренче китаплары белән саубуллаштылар, алган белемнәрен әти-әниләренә күрсәттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән аралашып барды.
-
Каникуллар! 18.03.2017

Укучыларның түземсезләнеп көтеп алган язгы каникуллары да килеп җитте, 3 нче чиреккә нәтиҗәләр инде чыкты. Әлбәттә, язгы кояш үзенең җылы нурларын сипкән матур көннәрдә балаларның күңеле һәрчак уенда, табигатьтә булачак. 4 нче чиреккә аяк басканда укучыларыбызның рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап килүләре генә түгел, ә иң мөхиме - сау-сәламәт булулары - безнең зур теләк һәм бурычыбыз. Шунлыктан укучыларыбыз белән һәр сыйныфта аерым да, гомуми линейка барышында да "Язгы каникулда куркынычысызлык кагыйдәлере" темасы астында әңгәмәләр үткәрелде, аңлату эшләре алып барылды. Ялларыгыз күңелле, файдалы үтсен, укучылар!
-
"Йолдызлык - 2017" 16.03.2017

Бүген "Йолдызлык - 2017" фестиваленең район буенча финал этабы үтте. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Хикмәтуллина К. (җитәкчесе - музыка укытучысы Кадыйрова А.С.) җыр бәйгесендә 3 нче урынга лаек дип табылды. Шулай ук, мәктәбебезнең 3 нче сыйныфында укучы Шәрәфиева А. һәм Фәизов Ф. "Авыл дэнс" бию төркеме составында катнашып, 1 нче урынга чыктылар. Әлеге зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!











