Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина М.С. бүген Арча шәһәрендә үткән VI нчы республикакүләм Габдулла Тукай укуларында катнашып кайтты.
-
Ачык ишекләр көне 13.04.2017

Бүген мәктәптә 6 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Ата-аналар төрле фәннәр буенча ачык дәресләргә керделәр.
-
Куркынычсыз интернет 12.04.2017

Интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру ниятеннән бүген 8 нче сыйныфта "Куркынычсыз интернет. Профилактик чаралар" темасы астында ачык ТИН дәресе үткәрелде. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. “Сакланганны саклар” гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә укучыларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.
-
Ачык ишекләр көне 11.04.2017

Мәктәбебездә ачык ишекләр көне дәвам итә. Бүген 7 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Табигатькә бергә ярдәм итәбез 11.04.2017

Урамда яз. Димәк, тиздән табигать янәдән яшеллеккә күмеләчәк. Табигатьнең матур һәм чиста булуында, һичшиксез, безнең дә тырышлыгыбыз кирәк. Шул уңайдан мәктәп укучылары әйләнә-тирәне яңарту һәм чистарту максатыннан актив эш алып баралар.
-
Котлыйбыз! 10.04.2017

Мәктәбебездә Экология елы уңаеннан төрле чаралар үтеп килә. Шундый чараларның берсе - "Кошлар көне". Әлеге көн уңаеннан мәктәптә төрле бәйгеләр уздырылды һәм бүген иртәнге линейка вакытында иң актив катнашкан һәм җиңүгә ирешкән укучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды.
-
Юнармия хәрәкәте 10.04.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче ЮНАРМИЯ отряды мәктәп күләмендә үткәрелгән һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотрында актив катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 09.04.2017

Кичә 8 нче сыйныф җитәкчесе Сабирова Г.Х ата-аналар өчен "Аңлы тәртип тәрбияләү" темасы астында җыелыш уздырды.
-
Тимурчылык эше 09.04.2017

Мәктәбебез укучылары ялларын күңелле һәм файдалы үткәреп кенә калмый, тирә-якта яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган абый-апаларга, әби-бабайларга да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
-
Җыр һәм строй смотры 08.04.2017

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотры үткәрелде. Барлык сыйныф укучылары да әлеге бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр иде.











