Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында инспектор белән очрашу узды. 18.04.2024

Безнең балалар бакчасында Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Ильфат Әхмәтов белән очрашу булып узды. Ул балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды , юлда сак һәм уяу булырга өндәде. Балалар белгечне зур кызыксыну белән тыңладылар. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
“ЭКО-ВЕСНА 2024” 13.04.2024

Бүген “ЭКО- ВЕСНА” Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар бакчалары ,мәктәп, авыл советы хезмәткәрләре катнашында массакүләм өмә үткәрелде. Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре, читтә калмыйча авыл урамнарын, юл буйларын чүп- чардан арындырдылар. Һәр кешенең тирә-юне чисталык һәм матурлык белән сөендереп торсын иде!!!
-
12 нче апрель- Космонавтика көне. 12.04.2024

Бүген безнең бакча балалары кешелек тарихының истәлекле датасы 12 нче апрель – Космонавтика көнен билгеләп уздылар. Видеофильмнар карап, нәрсә ул космос, Кояш системасында нинди планеталар бар, беренче космонавт кем булган һәм башка күп кенә сорауларга җаваплар таптылар. Эле кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Хәйруллин Ризван әти- әнисе ярдәме белән кул эше дә эшләп килде. Тәрбиячеләр: Халикова С.Г. , Насретдинова Д.М.
-
Котлыйбыз! 09.04.2024

Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче Яруллин Данир“ Туган телдә Декламация” номинациясендә балалар һәм яшьләр өчен “Ата-бабалар теле” VI төбәкара бәйгесендә катнашып 2 нче урын Дипломы белән бүләкләнде. Тәрбияче: Д.М. Насретдинова. Алга таба да җиңүләр телибез!
-
Зона семинары узды. 05.04.2024

Буа шәһәренең “Солнышка” балалар бакчасында Республика күләм “ Познаю мир на двух языках” темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең чираттагы зона семинары узды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
«ЭКО весна». 04.04.2024

«Эко весна» кысаларында Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасында, тәрбияче Насретдинова Д.М. “ Күчмә кошлар безгә яз алып килделәр”- дигән шөгыль уздырды. Алар кошларның файдасы турында сөйләштеләр.
-
Математика шөгыле. 02.04.2024

Зурлар төркемендә математикадан өстәмә белем бирү эшчәнлеге. Хәтер,сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
Туган якка яз килде. 26.03.2024

Балалар язгы матур көнне күзәттеләр. Алар язгы күренешләр белән кызыксындылар, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәнделәр,уеннар уйнадылар. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
“ Тиенкәй” бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2024

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. “Тиенкәй” балалар бакчасы әлеге бәйрәмне бик күңелле итеп билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
“Яшел ут-2024” конкурсы 14.03.2024

Бүген “Миләшкәй” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча “Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Диляра Маратовна катнашып 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!









