Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
| Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
| E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
| Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 210 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
| У нас учат: | 29 педагога, язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Рәсәй көне. / День России 11.06.2021

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Безнең балалар, яшь гражданнар кебек, бәйрәм алдыннан илнең дәүләт символларын искә төшерделәр. Балаларга Россия флагы белән картина (коллектив эш) ясау бик ошады. Бу картинада – урманда каеннар арасында гаҗәеп чәчәкләр үсеп чыкты. Барысы да бик тату эшләде, таҗлар кисеп, аларны флагтагы кебек ябыштырдылар. Аннан без ил гербы турында сөйләштек. Анда бөркетнең күпме башы, күпме таҗлары һәм аякларында нәрсә тотуы турында фикер алыштык. Уен ахырында Россия көненә без ил гимнын тыңладык, һәм балалар аны кайда тыңлауларын һәм нинди чараларда үтәргә тиешлекләре турында сөйләделәр.
12 июня мы отмечаем один из самых молодых и торжественных национальных праздников – День России. Население празднует его как День национального единства, солидарности и мира. Наши дети, как юные граждане, в преддверии праздника вспомнили государственные символы страны. Ребятам очень понравилось делать картину (коллективную работу) с флагом России. На этой картине - в лесу на опушке среди березок, выросли чудесные цветы. Все работали очень слажено и дружно, вырезали лепестки и приклеивали их, как на флаге. Затем мы поговорили про герб. Обсудили, что на нем изображено - посчитали, сколько голов у орла, сколько корон на них и что он держит в лапах. В конце нашего занятия ко Дню России мы слушали гимн страны, и ребята рассказали, где они его слушали еще и на каких мероприятиях его положено исполнять.
-
Чәчәк аланы/ Цветочная поляна 10.06.2021

-
«Цветочная поляна» / «Чәчәкле алан» 09.06.2021

В нашем детском саду проходит тематическая неделя «Цветочная поляна» В рамках этой недели воспитатели групп знакомят детей с цветами, закрепляют их названия, отмечают характерные особенности каждого цветка. Дети старшей группы №13 познакомились с легендами о происхождении таких цветов как: ирис, роза, пион. На клумбах детьми ухаживали за цветами: убирали сорняки, поливали . А также ребята научились рисовать и делать цветы разными способами. Они делали цветы из шерстеных ниток, использовали в своей работе технику квиллинг, а также рисовали с помощью ватных палочек, пленкой с пупырышками . Получились очень красивые цветочки . Все работы детей заняли место на нашей выставке для родителей.
Безнең балалар бакчасында «Чәчәкле алан» атналыгы бара. Бу атна кысаларында тәрбиячеләр балаларны чәчәкләр белән таныштыра, аларның исемнәрен ныгыталар, һәр чәчәкнең характерлы үзенчәлекләрен билгеләп үтәләр. 13 нче зурлар төркем балалары ирис, роза, пион кебек чәчәкләрнең килеп чыгышы турында легендалар белән таныштылар. Чәчәклектә балалар чүп үләннәрен утадылар, су сиптеләр ,шулай ук ,төрле алымнар кулланып , чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Алар йон җепләрдән дә, квиллинг техникасы белән дә чәчәкләр ясадылар. Ә менә рәсем ясау өчен мамык таякчыклар һәм кабарынкы пленка кулландылар . Чәчәкләр бик матур килеп чыкты . Балаларның барлык эшләре әти-әниләр өчен оештырылган күргәзмәдә урын алды.
-
«Әкияттә кунакта»/«В гостях у сказки» 04.06.2021

-
Александр Сергеевич Пушкин 04.06.2021

Атна дәвамында 10, 7 номерлы өлкән төркем балалары белән рус теле көненә һәм бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр укыдылар, ә соңыннан Александр Сергеевич Пушкинның әкиятләре буенча квест уены булды . Балалар рус теле белән кызыксынуны арттырдылар һәм бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен ныгыттылар
В течении недели с воспитанниками старших групп номер 10, 7 были проведены мероприятия посвящённые дню русского языка и дню рождения великого русского писателя Александра Сергеевича Пушкина. Ребята рассказывали стихи, читали сказки, а итогом стала квест игра по мотивам сказок Александра Сергеевича Пушкина . Дети развили интерес к русскому языку и закрепили свои знания о жизни и творчестве великого писателя.
-
“Җил, җил – син көчле”/”Ветер , ветер - ты могуч” 04.06.2021

Ел саен 6 июнь Рәсәйдә Пушкин көне булараке (Рус теле көне) билгеләп үтелә. Бу көнне «Рус әдәби теленә нигез салучы " Александр Сергеевич Пушкин туган. Пушкин-Рәсәй горурлыгы. Без шундый мирас бүләк иткән бөек шагыйрьне яратабыз һәм горурланабыз! Бу атнада безнең бакчабызда шул көнгә багышланган күп кенә чаралар үтте. 8 нче торкем балалары А.С. Пушкинның “Ветер , ветер -ты могуч” әсэре белән эксперименталь эшчәнлек аша таныштылар. Балалар бу эшчәнлектән бик канәгать калдылар.
Ежегодно 6 июня отмечается Пушкинский день России (День русского языка). В этот день родился Александр Сергеевич Пушкин – «родоначальник русского литературного языка». Пушкин – гордость России. Мы любим и гордимся великим поэтом, подарившим нам такое наследие! Поэтому это неделя в нашем саду была посвещена Александру Сергеевичу Пушкину. В связи с этим сегодня ребята из группы № 8 познакомились с произведением А. С. Пушкина «Ветер , ветер -ты могуч ”с использованием экспериментальной деятельности. Дети остались очень довольны.
-
“Алтын балык”/ “Золотая рыбка”. 03.06.2021

Безнең бакчада “Рус теле көне” нә багышланган атналык үтә. Шуның кысаларда төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән төрле чаралар үткәрәләр. “Рус теле көне” быел шагыйрь А.С.Пушкинның тууына 222 ел булу уңаеннан тагын да кызыклырак һәм мавыктыргычрак уза. 13 төркем балары өчен Пушкин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик теләп язучының әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр карадылар, ә менә “У лукоморья дуб зеленый” шигырен яттан өйрәнделәр, әкиятләрне тагын бер кат искә төшерделәр. “Алтын балык” та читтә калмады. Балалар бу әкият героен пластилиннан әвәләп ясадылар.
Вы нашем детском саду проходят мероприятия посвященные ко “Дню русского языка”. Этот день в этом году интересен тем, что исполняется 222 лет со дня рождения великого русского писателя А.С. Пушкина. В связи с этим в группе была организована книжная выставка из произведений А.С.Пушкина. Дети с огромным удовольствим рассматривали иллюстрации к сказкам писателя, учили наизусть стихотворение “У лукоморья дуб зеленый”, еще раз вспомнили сказки. Не осталась в стороне и “Золотая рыбка”. Ребята слепили сказочную рыбку из пластилина.
-
«Рус теле көне»/ «День русского языка»
02.06.2021
Рәсәйдә Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Хәзер безнең илдә Пушкин көне ел саен билгеләп үтелә. 12-нче төркем балалары да шундый матур бәйрәмне игътибарсыз калдырмады, чөнки балалар А.С. Пушкин әсәрләре белән балалар бакчасыннан танышалар. Балалар Белмәмеш белән «Сказка о рыбаке и рыбке», «Петушок – золотой гребешок» әкиятләренә сәяхәт иттеләр. Балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, А.С. Пушкин әкиятләре геройларын искә төшерделәр, аның әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Бөек рус шагыйре һәм язучының туган көне бик кызыклы һәм эмоциональ узды, дип ышанып әйтергә була.
В России отмечается день рождения Пушкина. Литературное творчество Александра Сергеевича Пушкина сопровождает нас на протяжении всей жизни. Сейчас Пушкинский день в нашей стране отмечается ежегодно. В нашем детском саду в группе №12 мы тоже не оставили без внимания такой замечательный праздник, ведь с произведениями А. С. Пушкина дети знакомятся с детского сада. Вместе с Незнайкой ребята побывали в таких сказках, как «Сказка о рыбаке и рыбке», «Петушок – золотой гребешок». Дети познакомились с биографией поэта, вспоминали героев сказок А.С. Пушкина, рассказывали отрывки из его произведений. С уверенностью можно сказать, что День рождения Великого русского поэта и писателя прошёл очень познавательно и эмоционально.
-
Балалар – безнең киләчәгебез!/ Дети – наше будущее! 01.06.2021

Менә без көтеп алган җәй ае да килеп җитте. Ул үзенең күңелле яллары, табигать сәяхәте, күңел ачу маҗаралары белән җәлеп итеп тора. Гадәттәгечә җәйнең беренче көнендә, балачакның төп бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Быел да балалар бакчасының һәр төркемендә бәйрәм күңелле, җылы һәм матур үтте. Тәрбиячеләр бәйрәм күңел ачу атмосферасы тудырырга тырыштылар: һава шарлары, сабын куыклары, төрле төстәге акбурлар белән асфальтта рәсемнәр, биюләр, җырлар, уеннар, мәзәкләр, конкурслар – болар берсе дә читтә калмады. Балалар бик теләп күңелле флеш-моб биеделәр. Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү, дәртле көлүләрен ишетү күңелле булды! Балалар – безнең киләчәгебез! Алар турында һәр көн, һәр сәгать һәм һәр минут кайгырту – безнең девиз! Җәй әле башланды гына һәм алда балаларны тагын да күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә. Җәйге ял күңелле, кызыклы һәм онытылмаслык булачак!
Вот и наступило самое любимое время года всех детей на нашей планете, время весёлого отдыха, походов на природу, развлечений и приключений – лето. Традиционно в первый день лета мы отмечаем главный праздник детства – Международный день защиты детей.Воспитатели постарались создать атмосферу радости и веселья. Ярко, звонко, тепло и красочно прошёл главный праздник детства в каждой группе нашего детского сада. Воздушные шары, мыльные пузыри, разноцветные мелки, танцы, песни, игры, шутки, конкурсы, рисунки на асфальте. С большим удовольствием дети танцевали веселый флеш – моб. Было приятно видеть радостные детские лица, слышать весёлый и задорный смех! Дети – наше будущее! Заботиться о них каждый день, каждый час и каждую минуту – наш девиз! И мы с уверенностью можем сказать, что не разочаруем детские сердца. Летний отдых будет весёлым, интересным и незабываемым! Лето только началось и впереди ребят ждёт ещё много интересных, увлекательных мероприятий.
-
“Сак булыгыз, тимер юл!” / “Осторожно, железная дорога!” 21.05.2021

Тимер юл барысы өчен дә, ә балалар өчен аеруча куркыныч зона. Тик, ничек кенә сәер тоелмасын, нәкъ менә ул балаларны уеннар, йөрүләр һәм күңел ачулар өчен җәлеп итә. Тимер юлда бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре-балалар тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү. Шуңа күрә тимер юлда куркынычсызлыкны тәэмин итү тагын да мөһимрәк бурыч булып тора. Шул максат белән 10 нчы номерлы «Тургайлар» зурлар төркемендә «Тимер юлда куркынычсызлык»дигән тематик атналык үткәрелде. Атна буе без төрле дидактик һәм хәрәкәтчән , сюжетлы-рольле уеннар, әңгәмәләр уздырдык, мультфильмнар , әлеге тема буенча иллюстрацияләрне карадык. Шуның аркасында балалар тимер юлда һәм аның янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белделәр. Ә ата-аналарга тимер юлда куркынычсызлык турында белешмәлек салынган буклетлар таратылды. Алынган мәгълүмат ата-аналарга да, балаларга да бәхетсезлек очракларыннан котылырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Железная дорога для всех, а для детей особенно – зона повышенной опасности. Но, как, ни странно, именно она привлекает детей для игр, прогулок и забав. Основными причинами несчастных случаев на железной дороге является незнание детьми правил безопасного поведения на железной дороге. Поэтому обеспечение безопасности на железной дороге становится всё более важной задачей. С этой целью в старшей группе №10 «Жаворонки» проводилась тематическая неделя – «Безопасность на железной дороге». Всю неделю мы проводили различные дидактические и подвижные , сюжетно-ролевые игры, беседы, организовывали просмотры мультфильмов, рассматривали иллюстрации по данной теме. Благодаря этому дети узнали о том, как нужно вести себя на железной дороге и вблизи ее. А родителям раздали буклеты с памяткой о безопасности на железной дороге.
Надеемся, что полученная информация поможет и родителям, и детям избежать несчастных случаев.











