МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Тылсымлы наратлыкка сәяхәт 08.02.2019
Менә безнең чыршы һәм нарат “урманыбыз”. Без бу урманга бик еш киләбез. Ул безнең бакчадан ерак тугел урнашкан. Монда чыршы белән нарат ничек бер берсеннән аерылуларын өйрәндек. Аларны санап та каракдык, кечкенә һәм зур төшенчәләрен өйрәндек.Кышкы урманга килдек, матур урыннар күрдек.Тун кигән нарат уңда, ямь-яшел чыршы сулда.Кар бөртекләре оча, әйләнеп җирне коча.Кызылтүшләр очалар, бигрәк матур шул алар.Урманда матур булса да, өйгә кайтыйк балалар. -
канатлы дусларыбыз 07.02.2019
Мин ясаган җимлеккә кышлар килеп кунганнар.“Тукта әле,тиз-тиз генә чыгыйм” - дисәмҺәм күз салсам җимлеккә, бушатып та куйганнар.Тамак дигәч кышлар да бигрерәк тә уңганнар.Салабыз без кышларга, таган-тагын ашарга.Кыш бит әле бик озын, бигрәк авыр кышларга. -
"Мыльные пузырьки" 06.02.2019

Безгә кызыклы уен күренешләре белән "Пиратлар" килде. Сабын куыкларын куып уйнадык һәм куык өчендә булып карадык. Бу безгә бик кызык булды.
-
Саф һавада 04.02.2019
Мин яратам уйнарга,Чаналарда шуарга.Көне буе уйнар идем,Уеннан һич туймас идем. -
кул эшләре 28.01.2019

Балалар бакчасында бүген кисеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнәбез. Барысы да нидер эшли, нидер кисә һәм аларга бу бик рәхәт.
-
Ленинград чолганышы көне 28.01.2019
Ленинград чолганышы көне уңаеннан шигырьләр өйрәндек.Таң беленә, офык алсулана.Тып-тын өйләр, кырлар, үзәннәр.Көмеш чыклар кунган миләүшәләрКүк башларын түбән игәннәр.Ә бишектә нәни генә бәби.Алсу иреннәрен бөтереп,Чупылдатып-чупылдатып куя:Йоклый әле тәмле төш күреп...Менә шунда кинәт, күк күкрәтеп,Бомба ява башлый өйләргә.Ут һәм ялкын ява, үлем яваҖылы яңгыр көткән җирләргә...Күтәрелде халык зур көрәшкә,Күтәрелде яуга кешеләр:Очучылар, иген игүчеләр,Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.Менә шулай халык ул еллардаВатан өчен утка атылды.Менә шуңа күрә бу зур сугышВатан сугышы дип аталды. -
Җимлекләр ясадык 18.01.2019
Бездә кышларга калган кошларга әти — әниләр ярдәмендә җимлекләр әзерләдек, ул җимлекләрне элеп җим салып торабыз. Безнең якларда кышлар бик суык булса да кошларга бу куркыныч түгел, чөнки аларга азык табарга ярдәм итәбез. -
Яңа ел бәйрәме 27.12.2018

Бүген балалар бакчасы гөрләп торды. Көтеп алган чыршы бәйрәменә әти-әниләр белән кечкенә балалар һәм әбиләр дә килгәннәр. Бакчада тәрбияләнүче балалар чыгышы барыбызга да бик ошады. Күп итеп җыр-биюләр башкарылды, әкияти күренеш бик кызыклы булды. Чыршы янында Кыш бабай белән Кар кызы балаларның күңелләрен тагын да күтәрде. Алар балаларны бүләкләр белән күмделәр. Кыш бабай шушы бүләкләрне таратты. Чыршы бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Яңа елга әзерлек 21.12.2018
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.Сылу кызың, энҗе кызың,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра. -
Яңа елга әзерлек 21.12.2018

Мәктәп һәм балалар бакчасы ишек алды бизәлешендә дә әти-әниләрнең роле зур булды.






