МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мәктәптә соңгы коңгырау 25.05.2019
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,Хис ташкыны дулый күкрәктә.Остазларның моңсу карашларыОзату сүзен яза йөрәккәХәерле юл! Хәерле юл сезгә, дуслар!Максатларга барып җитегез!Ашкынганда гомер юлларыннанЯзмышны да узып китегез!Хәерле юл! Ярты юлда юллар өзелмәсен,Хәерле юл сезгә, хәерле.Бәхет үзе түгел, җирдә бәхетЭзләүчеләр безгә кадерле! Хәерле юл! -
Ясалган манту нәтиҗәләре 24.05.2019

Бүген балалрга ясалган мантуны тикшерделәр. Балалар барысы да бик шатланып кулларын күрсәтәләр. Берсеннән берсе үздырып сораулар яудыралар.
-
Бизәнәбез 23.05.2019

Бакчада бәйрәм якынлаша, Ә кызларыбыз бәйрәмгә әзерләнә. Чәч рәтләү уены балаларга бик ошый. Матур итеп сөйләшергә, бер -берсенә сораулар бирергә, гомумән аралашырга өйрәнәләр.
-
катнаш дәрес 21.05.2019

Балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар бер үк эш белән шөгыльләнә алмый, ләкин барысына да эш табарга, кызыктырырга, тынычлыкны сакларга кирәк. Бертөрлесе яза, икенчеләре буяу белән эшли, кечкенәләре пластилин белән маташа.
-
кызыклы күренеш 20.05.2019

Табигать үзенекен итә. Менә нинди үзенә күрә кызыклы күренеш. Ачылган чәчәкләр янында балалар җылы киемнәрдән.
-
пешекче уены 18.05.2019

Кызларыбыз пешекче уены уйнарга бик яраталар. Бүген алар нәниләрне дә үз яннарына алдылар.
-
Медик ярдәм 17.05.2019

Балаларга Медсестралар монту ясадылар. Моның өчен температура, үпкә сулавы, тамак тикшерелде. Барысы да сау-сәләмәт. Манту ясарга әти әниләреннән рөхсәт алынды.
-
Ак чәчәкле агач 16.05.2019

Безнең уен мәйданчыгында бердән бер агач бар- Эерга агачы. Ул безне май аенда ак чәчәккә күмелеп шак катыра. Без җәйге ялдан соң килгәндә инде җимешләре өлгереп кипкән була. Менә быел да без аның тирәсендә бетереләбез. Матурлыгы, хуш исле ак чәчәкләре сокландыргыч.
-
Рәсем конкурсы 15.05.2019

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаилә - иң кадерлесе, иң мөһиме булып кала бирә, чөнки тулы гаилә аркылы без якыннарыбызның җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоябыз. Яшьтән үк гаилә аша мәхәббәт һәм җаваплылык,тырышлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Быел шушы уңайдан рәсем конкурсы үткәрдек һәм нәтиҗә ясадык.
-
тирә-юн дәресе 13.05.2019

Әйләнә-тирә дәресләрен саф һавада үткәрдек






