МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Юл кагыйдәләре 15.04.2019

Балалар белән юл кагыйдәләрен күп тапкырлар өйрәндек. Инде барлык сорауларны ачыклар вакыт җитте. Барлык юл билгеләрен, үз үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләренә ышанасы килә. Сорау җавап үткәрелде.
-
Хәрәкәтле уеннар 13.04.2019

Урамда көннәр җылыту белән күңел саф һавада уйнарга ашкына. Балалар белән күп төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Йөгерү, куышу, эстафета кебек уеннар уйнарга бик яратабыз. үзебез балачакта уйнаган уеннарны күберәк уйнарга торышабыз.
-
Комонавтика көне 12.04.2019
1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче очучы-космонавт, ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин “Восток” кораблендә Җир тирәли космик очыш ясый. Бу батырлыгы өчен аңарга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.Космос эрасының башы иде,Трассасы әле өр-яңаБигрәк матур икән бу космостанТүм-түгәрәк зәңгәр Җир-ана. -
Гөрләвекләр ага 11.04.2019
Көннәр җылыту белән кар сулары ташкын булып ага башлады. Кояш кыздыра, елгалардан боз кузгалыр вакыт җитте. Без гөрләп аккан суда кәгазьдән ясап көймәләр агаздык.
Гөрләвекләр ага,Кояш елмая,
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк, каз.
Илне яшәртеп,
Шаулап килә яз.
-
Без бәйгедә катнаштык 10.04.2019

Талантлы балалар бәйгесендә без дә катнаштык. Инде тамашачылар алдында матур итеп сөйли алабыз.
-
Кәгазь көймәләр 09.04.2019

Без бик торышып гөрләвекләр аккан көнгә әзерләндек. Кәгазьдән көймәләр ясадык. Инде көчле су агымы буласы көнне көтәргә генә калды. Быел бик ташкын булып аккан су күренмәстер дә, ләкин алдан әзерләнеп кую кирәк. Көймәләребез әзер, түземсезлек белән шаулап аккан суны көтәбез.
-
Спорт Һәм сәләмәтлек көне 08.04.2019

Балалар бакчасында спорт һәм сәләмәтлек көне үткәрдек. Эстафета ярышларында оештырылган күп төрле уеннар балаларның күңелен күтәрде.
-
Әкият җәнлекләре бездә кунакта 06.04.2019

Бүген безгә театральләштерелгән кызыклы күренешләре белән әкият геройлары килде. Бу "җәнлекләр" биетеп, җырлатып, күп төрле табышмаклары белән ял иттерделәр. Аларның чыгышлары беткәч һәр бала үзе теләгән "җәнлек" белән фоторәсемгә төште. Күңелле булды, барыбызга да бик ошады.
-
Сер тотмас үрдәк 05.04.2019

Авыл культура йортында мәктәп укучылары "Сер тотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Без тамашычылар булып катнаштык. Кечкенә артистлар үз рольләрен бик торышып башкардылар. Без алар белән фотога төштек.
-
Китап уку көне. 04.04.2019

Бүген бакчабызга авыл китапханәчесе килде. Ул безгә күп кенә матур рәсемле китаплар алып килгән. Әкиятләр укыды, ул әкиятләрне сөләдек, рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирдек. Соңыдан безгә күп кенә әкият китаплары биреп калдырды.






