Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422443, РТ, Буинский район, село, Каменный Брод, улица, Центральная, дом 2а |
| Телефон: | +7(843)-745-31-30 |
| E-Mail: | sch667@mail.ru, Skmb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камбродская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Владимиров Владимир Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Студентлар бездә кунакта 31.01.2015

Бер күрешү үзе бер гомер бит, Очрашуга сәбәп табылсын. Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын! Безнең мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Студенлар үзләренең уку йортлары, студент тормышы белән таныштырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә, студенларны 2 командага бүлеп уен уйнадылар. Җаваплы укытучылар: Зинятуллова Г.А., Хайруллина А.Х.
-
Күңелле стартлар 29.01.2015

Бүген безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле ярышлар" уен-ярышы булып үтте. Укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Барысы да бик тырышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча - "Ак Барс" командасы җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Балалар һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.
-
Бадминтон ярышы 24.01.2015

Соңгы вакытта бадминтон белән кызыксынучыларның саны артканнан арта бара. Безнең мәктәп укучылары да бу спорт төре белән шөгылләнәләр. Район буенча үткәрелгән батминтон ярышында катнашып, безнең укучылар бишенче урынга лаек булдылар.
-
Мәктәп музеена сәяхәт 22.01.2015 Бүген 8 сыйныф укучылары Хөсәенова Алсу Абрар кызы җитәкчелегендә мәктәп музеена экскурсия үткәрделәр. Укучылар аларның чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар, үзләренең сорауларына җаваплар таптылар.

-
"Сугыш эзләре буйлап..." уен 21.01.2015

Мәктәптә тарих атналыгы дәвам итә. 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында "Сугыш эзләре буйлап..." дигән темага бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә 9 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады. Укучылар әзер һәм бик актив булдылар.
Җаваплы укытучы: Замалтдинова Р.Г.
-
Башваткыч уены 20.01.2015

Тарих атналыгы кысаларында 7 сыйныф укучылары катнашуында "Башваткыч" уены үткәрелде.Укучылар үзләренең тарих фәненнән булган белемнәрен күрсәттеләр. Кроссвордның сорауларына иң күп җавап табучы - Нигматуллина Илсинә! Уенны алып баручы тарих укытучысы- Хөсәенова Алсу Абрар кызы.
- Cтудентлар белән очрашу кичәсенә чакыру 20.01.2015 31 нче гыйнвар көнне безнең мәктәптә күптән көтелгән студентлар белән очрашу булачак. Барлык Ташкичү урта гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучыларны көтеп калабыз!
- Тарих атналыгы 19.01.2015 19 гыйнвардан алып 24 гыйнварга кадәр мәктәбебездә тарих атналыгы узачак. Җаваплы укытучылар: Замалтдинова Р.Г., Хөсәеновва А.А.
-
Хоккей ярышлары 14.01.2015

Бүген безнең мәктәптә куст буенча хоккей ярышлары булып узды. Егетләребез бик тырышып уйнадылар һәм 1 урын яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
Консультациялар... 05.01.2015

Мәктәпнең кышкы каникулга планы нигезендә, 9-11 сыйныф укучылары төрле фәннәрдән консультацияга йөриләр.








