Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422443, РТ, Буинский район, село, Каменный Брод, улица, Центральная, дом 2а |
| Телефон: | +7(843)-745-31-30 |
| E-Mail: | sch667@mail.ru, Skmb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камбродская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Владимиров Владимир Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
04.12.2015

Районның балалар оешмасы эшчәнлеге планы нигезендә уздырылган актив утырышында 6нчы сыйныфтан Валеева Рания катнашты. Көн тәртибендә укучылар үзидарәсе планы үтәлешен барлау, икенче ярты еллыкка эшне дөрес һәм мавыктыргыч итеп оештыру.
-
Яңа ел 04.12.2015

Яңа ел һәрвакыт шатлык, бәхет, яңа өметләр китерә торган бик күңелле бәйрәм. Шуңа күрә укучылар да бик теләп әзерләнәләр.
-
Без коррупциягә каршы 02.12.2015

Мәктәптә "Без коррупциягә каршы" дигән темага рәсемнәр конкурсы дәвам итә.
-
Ел укучысы 2015 28.11.2015

Хайруллин Фаил "Ел укучысы 2015" конкурсында катнашып, 3 урын яулады.
Аны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез! Укытучысы Шарапова С.М.
-
Ярминкә 27.11.2015

Бүген мәктәптә технология атналыгы кысаларында ярминкә булып узды.Укучылар өйләрендә пешергән тәмле ризыклары белән безне сыйладылар.
-
Cүзлекләр минем ярдәмчем 27.11.2015

7нче сыйныфта "Сүзлекләр минем ярдәмчем" дигән темага дәрес-викторина үткәрелде. Монда укучылар бик күп төрле сүзлекләрдән файдаланып, бер-берсенә төрле сүзләрнең мәгънәләрен аңлаттылар һәм үзләренә кирәкле материаллар тупладылар. Дәресне Тижанкина Л.Ф. үткәрде.
-
Хәвеф – хәтәрдән саклан 27.11.2015

7 сыйныфта "Хәвеф – хәтәрдән саклан" дигән сыйныф сәгате узды. Төп максат -балаларда терроризмга каршы нәфрәт уяту,мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру. Ахырда укучыларны терроризмга каршы тору, куркынычсызлык чаралары белән таныштырдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 26.11.2015

Мәктәптә барлыгы 7 түгәрәк эшли. Түгәрәкләр кызык , мавыктыргыч һәм файдалы үткәнгә , укучылар анда зур кызыксыну белән теләп йөриләр.
-
Юлда сак булыгыз! 25.11.2015

1-4 сыйныфта "Юлда сак бул!" дигән класс сәгатьләре узды. Укучыларга юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерелде, киемнәргә беркетелгән уткайтаручы элементларның роле турында сөйләнелде. Дәресне Шарапова С.М., Мухаметшина Р.Ш. үткәрде.
-
Сүзлекләр белән танышу 25.11.2015

Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сүзлекләр белән танышу" дәресе булып үтте. Аларга Хәйруллина А.Х. сүзлекләрнең төрләрен, әһәмиятен аңлатты. Ә 6 сыйныф укучылары сүзлекләр белән кулланырга өйрәттеләр.








