Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Каникулда кызыклы ял иттек!
06.01.2017
Каникулларыбыз бик тә кызыклы үтте. "Чана тау" да шуярга дип бик күп укучылар үзләренең абый апайлары, эне -сеңелләре, әти-әниләре белән күңел ачырга килделәр. Әфәрин укучылар!
-
Әтиләр белән балалар көч сынашты. 05.01.2017

-
Балалар бакчасында Кыш бабай белән Кар кызы! 29.12.2016

Бүген, 29 нчы декабрь көнне балалар бакчасында "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнгән кичә оештырылды.Кичә барышында нәни дусларыбыз Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәттеләр.Кунакка килгән җәнлекләр белән уеннар уйнадылар! Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләште.Балалага , әти-әниләргә, килгән кунакларга бәйрәм иртәләре бик ошады.
-
Мәктәптә яңа ел! 27.12.2016

26 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызына укучылар шигырьләр ятлаганнар, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр, стенагазеталары чыгардылар, кышкы табигатькә багышланган рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм кичәсендә Кыш бабай белән Кар кызы төрле бәйгеләрдә катнашып урын алган укучыларны Грамота һәм сертификатлар белән бүләкләп китте. Быелгы Яңа ел кичәсе тагын да матур, күңелле үтте. "Йолдыз" укучылар оешмасы балалары профориентация кысаларында үзләренә һәм калган балаларга яңа ел кичәсен истә калырлык итеп оештырдылар!
-
Мәктәбебез укучылары! 21.12.2016

Мәктәбебез укучылары Чепья клубында үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык 2017"нең сайлап алу турында актив катнашып кайттылар!Әфәрин кызлар-егетләр!
-
Туристларыбыз Казанда! 17.12.2016

Мәктәбебездә эшләп килүче туризм кружогы укучылары кабаттан үзләрен сынап карарга булдылар! 16-17 көнне Казан шәһәрендә булып узган туризм ярышында теләп катнаштылар һәм 3 нче урынга лаек булдылар!Әфәрин кызлар -егетләр!Җитәкчеләре Хөснетдинов А.А.
-
Коррупциягә каршы тәрбия сәгатьләре! 17.12.2016

Өлкән сыйныф укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш уңаеннан тәрбия сәгатьләре, рәсем конкурслары үткәрелде.
-
ИВАНОВ ИГОРЬ 1 НЧЕ УРЫНДА! 15.12.2016

Мәктәбебезнең өченче сыйныф укучысы Иванов Игорь “Халык зур ул, моңлы ул...” исемле татар җырының II зонаара ачык конкурс-фестивалендә катнашып , җыр номинациясендә беренче урынны яулап кайтты .
-
2 нче дәрәҗә диплом ! 15.12.2016

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары “Халык зур ул, моңлы ул...”исемле татар җырының II зонаара ачык конкурс-фестивалендә катнашып, " композитор әсәрләре" номинациясендә икенче урынны яулап кайттылар. Җитәкчеләре : Хөснетдинова Э.Ф., сыйныф җитәкчеләре : Габитова С.И.. Әфәрин егетләр-кызлар!
-
"Талисман" бию төркеме 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды!
15.12.2016
Мәктәбебездә эшләп килүче "Талисман" хореография түгәрәге “Халык зур ул, моңлы ул...”исемле татар җырының II зонаара ачык конкурс-фестивалендә катнашып, "Фольклор "номинациясендә өченче урынны яулап кайттылар. Җитәкчеләре : Хөснетдинова Э.Ф. Әфәрин егетләр -кызлар!















