Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Старосталар белән очрашу! 24.01.2017

Бүген, ягъни 24 нче январь көнне, 5-9 сыйныф старосталары арасында киңәшмә, очрашу булып узды. Укучыларның барлык әйтелгән киңәшләрен мәктәп президенты үзенә беркетеп куйды, бирелгән сорауларга җавап бирде, үзенең киңәшләрен старосталарга җиткерде.
-
Тәрбияче конкурсында катнашып кайттык! 23.01.2017

Балалар бакчасында эшләүче Гатиатуллина Эльвира Геннадий кызы тәрбиячеләр өчен оештырылган конкурста актив катнашып, үзен күрсәтеп, яхшы итеп чыгыш ясап кайтты.Оста тәрбиячебезгә алдагы конкурсларында уңышлар теләп калабыз!
-
Педсовет утырышы 21.01.2017

-
Госалкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекторлары катнашында очрашу 21.01.2017

Очрашу барышында катнашучыларга гамәлдәге законнар буенча аңлатма бирелде һәм конкрет мисалларда конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе аңлатылды.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе.. 20.01.2017

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Замана үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлый башларга кирәк. Тора бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзенә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыру, дөрес профиль сайлау - иң мөһим мәсьәлә. Шушы авыр мәсьәләләрне күздә тотып без укучылар белән студентлар очрашу кичәсе уздырырга булдык. Кичә дәверендә укучылар барлык үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап ала алганнардыр диеп ышанып калабыз! Һәм форсаттан файдаланып 25 нче гыйнвар көнне узачак СТУДЕНТЛАР көне белән барча югару һәм башка юнәлешләрдә укучы студентларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Аларга авыр сессияләрен җиңел тапшырырга, гел яхшы билгеләргә укып укыткан укытучыларын сөендереп торсыннар, исән - имин булсыннар дигән теләктә калабыз!
-
Композитор Солтан Шигапов белән очрашу. 20.01.2017

Сандугач, сандугач!..
Син китсәң , мин калам,
Дусларыма җырлар өчен,
Җырыңны отып алам.
Татарстан халык ансамбле җитәкчесе, җырчы, уен коралларында яратып уйнаучы , искеткеч күренекле композиторыбыз - Шигапов Солтан Фидаис улы безнең мәктәбебездә дә кунакта булып китте. Ул төрле халыкларның уен коралларында уйнап балаларны таң калдырды.Укучылар шушы уен коралларында үзләрен дә сынап карадылар.
-
Ел укытучысы - 2017
19.01.2017
"Ел укытучысы - 2017" конкурсының район этабында технология фәннәре укытучысы Фәезова Эльмира Мисаеловна катнашты.
-
Туган көнегез котлы булсын! 17.01.2017

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - район укытучылары, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган биш укытучыбызның юбилей тантанасы. Әхмәт Фаязович – 60 яшь, Нәфисә Гарифулловна – 55 яшь, Фагыйль Фәләхетдинович - 55яшь, Сания Ильясовна – 50 яшь, Хәлил Рависович – 50 яшь!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге. 13.01.2017

Судномоделирование түгәрәгендә укучылар төрле модельләр ясап аларны сынап карыйлар.
-
Кошларыбыз -безнең дусларыбыз! 09.01.2017

Декабрь аенда без: "Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү." дигән максат өстендә эшләдек. Укучыларыбыз үз куллары белән кошларыбызга җимлекләр ясап элделәр.















