МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Яңа ел 5-9 класс 28.12.2011

5-9 нчы сыйныфлар катнашында "Хуш киләсең - Яңа ел" тамашасы узды. Тамашада укучылар һәм укытучылар бик актив катнаштылар.
-
Кошларга ярдәм ит. 19.12.2011

Кошларга ярдәм итү максатыннан укучылар җимлекләр ясап куйдылар.
-
Эзтабарга кабул итү 16.12.2011

2 сыйныф укучыларын Эзтабарга кабул итү кичәсе булды.
-
Тимурчылык 12.12.2011

Кыш көне тимурчылар өчен эш күп. Кар явып китү белән алар тиз арада ялгыз әби-бабаларга булышырга ашыгалар. Шулай ук башка өй эшләрендә дә бик актив булышалар. Шубан авылында урнашкан һәйкәлне дә бик чиста тоталар.
-
Безнең уңышларыбыз.
06.12.2011
9 сыйныф укучысы Сафаргалиева Фидалия җәмгыять белеменнән үткәрелгән олимпиадада призер булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы укуында зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Яңа елга әзерлек 05.12.2011

Мәктәптә бик зур кызыксыну белән Яңа елга әзерлек башланып китте. Укучылар кар сыннары ясыйлар, газете чыгаралар, бал маскарадка костюмнар әзерлиләр. Классларны һәм мәктәпне бизәүне дә укучылар бик теләп башкаралар.
-
Безнең уңышларыбыз.
01.12.2011
Инглиз теле фәне буенча безнең уңышларыбыз бар. "Говорим и поем по-английски" конкурсында катнашып Шафигуллина Гөлдания 2 нче урын, рәсем конкурсында катнашып "Оригинальное оформление" номинациясендә Сафаргалиев Илназ 3 нче урын алдылар. Укучыларыбызга алда да зур уңышлар телибез
-
Әниләр көне
26.11.2011
Шубан мәктәбе коллективы барлык әниләрне бәйрәм белән котлый.
Әнкәй.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
-
КИТ
24.11.2011
2-9 класс укучылары зур кызыксыну белән КИТ - 2011 конкурсында катнаштылар.
-
Олимпиада
15.11.2011
На муниципальном этапе всероссийской олимпиады школьников по технологии Шигабуддинов Руслан стал победителем. От всей души поздравляем и желаем дальнейших успехов!






