МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Тынычлык көне 21.09.2014

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның календарьга кертелгәненә быел 32 ел тулды.
-
Милләтләр кроссы-2014 20.09.2014

Иртәгә илебезнең төрле почмакларында Бөтенроссия йөгерешчеләр көне, икенче төрле әйткәндә, “Милләтләр кроссы” дип исемләнгән массакүләм чара үттәчәк. Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләренең дә булуы көтелә. Безнең мәктәбебез укучылары кроссны бүген үткәрделәр. Призлы урын алучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы мәгълүм.
-
ГТО кайта! 05.09.2014

ГТО нормаларын укучылар агымдагы елның 1 сентябреннән тапшыра башлаячаклар. Комплекс 11 яшь төркемен (6–70 яшькәчә) үз эченә ала һәм өч этапта тормышка ашыруны максат итә. Беренче этап – 2014-2015 еллар – мәгариф учреждениеләре өчен булса, 2017 елдан инде барлык теләүчеләр дә әлеге нормаларны тапшыра алачак. Тәрбия сәгатьләрендә бүген шул хакта сөйләшенде.
-
Эвакуация 04.09.2014

Бүген эвакуация буенча тренировка үткәрелде, пожар чыккан очракта үз-үзләрен тоту күнекмәләре ныгытылды.
-
Беслан трагедиясенә 10 ел 03.09.2014

Быел Беслан трагедиясенә 10 ел булды. Бүген шул вакыйгага карата тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2014

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүген 1 сентябрь. Җәй айларының үтеп китүен сизми дә калганбыз. Менә тагын без "Белем көне”нә җыелдык. Барыгызны да шушы матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа уку елында сезгә зур уңышлар, нык сәламәтлек, сабырлык телибез.
-
Мәктәптә - субботник 29.08.2014

Яңа уку елына аяк басу алдыннан тирә-юньне җыештыру оештырылды. Мәктәбебез укучыларны кабул итәргә әзер!
-
Россия көне белән! 12.06.2014

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйбыз! 12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз. Мәктәп яны лагеры тәрбиячеләре дә укучыларга әлеге датаның безнең өчен нәрсә аңлатканын сөйләделәр.
-
Соңгы кыңгырау - 2014 24.05.2014

Хәерле юл,Сезгә! Куллар болгап
Изге хисләр безнең йөрәктә.
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы. 23.05.2014

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында, ата-аналар җыелышы булып узды. Анда ДАИ хезмәткәре Фәргать Талгатович, ПДНнан Файзрахманов Наил Нурисламович катнаштылар. Ата-аналарга укучылар өчен җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.






