МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
ГТО нормалары тапшыру дәвам итә 23.10.2014

Һәр атнаның чәршәмбесендә ГТО нормалары тапшыру уздырыла. Бу атнада укучыларыбыз турникта тартылдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 22.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында полиция хезмәткәрләре ата-аналар каршында чыгыш ясадылар. Укучылар да ПДН хезмәткәрләренең әңгәмәсен тыңлады.
-
Хәтер көне 18.10.2014

-
ГТО тапшыру 16.10.2014

Һәр атнаның чәршәмбесендә ГТО нормалары тапшыру уздырыла. Бу атнада укучыларыбыз отжимание ясадылар.
-
Егетләребез -- Татарстан чемпионнары! 14.10.2014

-
Өлкәннәр бездә кунакта 07.10.2014

Өлкәннәр декадасы уңаеннан, мәктәбебездә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Аларны котларга район мәгариф бүлегеннән Гөлсинә Фазлыевна да килде. Әлеге чара ашханәдә дәвам итте.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2014

Бүген безнең илебез зур бәйрәм-укытучылар бәйрәмен билгеләп үтә. Укытучылар бәйрәме – ул халыкара бәйрәм , чөнки барлык кешеләр укучылар булганнар һәм аларның һәркайсының укытучылары бар.
Укытучы хезмәте күп сабырлык сорый торган һөнәр булып тора. Теләсә кем укытучы була алмый . Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз баласыдай якын күрергә, аның тормышы белән яши белергә, кайгы – шатлыкларын уртаклаша белергә, төпле белемле булырга кирәк.Димәк ,безнең каршыда утыручы укытучыларыбыз да шул сыйфатларны уүзләренә туплаган.
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар син аларны юатасың
Боексалар син аларны уйнатасың
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына
Орышасың кайчагында җайлап кына .
-
1 октябрь - өлкәннәр көне 01.10.2014
Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Сэлам юллыйбыз Сезгэ , Өлкәннэребез,
Сезнен матур бәйрэм көнендэ.
Җылы, назлы, жәйге жиллэр генэ
Кагылып үтсен Сезнең куңелгә.Бу тормышка барысын бирсәгез дә
Узгәрмәгән изге куңелегез.
Гади, дөрес әйткән сүзегез
Түзем, сабыр, горур үзегез.Сәлам юллыйбыз Сезгэ
Куңел җырыбыз булсын бүләккә.
Матур, назлы, изге сүзләр генә
Кабул итсен Сезнең йөрәкләр! -
Олимпиадаларның мәктәп этаплары 29.09.2014

-
Рәсәй балалары 23.09.2014

2014 елның 20 нче - 25 нче сентябрь көннәрендә "Рәсәй балалары" операциясе бара. Әлеге вакыт аралыгында мәктәпләрдә наркомания, алкоголизм, тәмәке тартуга каршы каршы тәрбия сәгатьләре уздырыла. Без авыл шәфкать туташы Рузилә Фасхетдинова белән очрашу уздырдык һәм начар гадәтләрнең зарары турында сөйләштек.






