Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196
-
Сөмбелә 29.10.2011

29-октябрь көнне мәктәбебезнең башлагыч сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” һәм Уңыш бәйрәме үтте. Укучылар уңыш сые белән сыйландылар һәм рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.
-
Табигать могҗизалары 29.10.2011

Мәктәбебездә “Табигать могҗизалары” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Укучылар көзге муллыктан композицияләр әзерләделәр.
-
ФГОС буенча семинар 28.10.2011

28- октябрь көнне мәктәбебездә “Дәресләрне ФГОС таләпләре нигезендә “ оештыру дигән темага район күләмендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар үтте. Укытучылар тарафыннан биш ачык дәрес оештырылды һәм “Сөмбелә” бәйрәме күрсәтелде. Семинар ахырында ФГОС буенча эшлекле сөйләшү оештырылды.
-
Дебатлар ярышында без өченче 26.10.2011

Укучыларыбыз районкүләм Дебатлар турнирында III урынны алып кайттылар. Әлеге турнирда укытучы Набиуллин Алмаз Гайнанович , 10- сыйныф кызлары- Ибраһимова Динәрә һәм Рамазанова Гөлчәчәкләр катнашты. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын уңышлар телибез.Афәрин!
-
Туган як җырчысы 24.10.2011

24 октябрь көнне райондашыбыз – шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР язучылар берлеге әгъзасы Гарифҗан Мөхәммәтшинга багышланган “Туган як җырчысы” дип исемләнгән чара үтте.
-
футбол ярышы
22.10.2011
22 октябрь көнне районкүләм кече футбол ярышларында 8 – 11 сыйныф укучыларыннан торган егетләр командасы 3 урын алып кайтты. Команда составы: Сафиуллин Айсаф, Шәрәфиев Җәүдәт, Байрамов Илдус, Сафиуллин Рифнур, Рамазанов Дилүс, Гарифуллин Ильяс, Гарифуллин Инсар, Файзрахманов Рүзәл. Афәрин егетләр!
-
Безнең егетләр технопарк "идея" оештырган конкурста катнашып республикада 2 урын алып кайттылар. 19.10.2011

Безнең 11 класс егетләре: Мөхәммәтшин Алмаз, Сафиуллин Айсаф, Шәрәфиев Җәүдәт технопарк "идея" оештырган конкурста катнашып республикада 2 урын алып кайттылар. Ун грамм ягулык ягып бер литр суның температурасын үзгәртү өчен аппаратлар ясадылар. Шуның өчесе макет, берсе эшли торган модель. Шушы "Самовар" аппараты ярдәмендә суның температурасын 11 С тан 59 С ка кадәр күтәрүгә ирештеләр. Бу тәҗрибә шартларында алынган бик яхшы нәтиҗә булып санала. Егетләребез тәҗрибә үткәреп кенә калмадылар, ә бәлки үзләре өчен бик күп практик күнекмәләр дә алдылар.
-
Дебатлар турнирында без- җиңүче! 19.10.2011

-
олимпиадалар дәвам итә 17.10.2011

Мәктәптә олимпиадалар дәвам итә. Экология олимпиадасыннан бер күренеш
-
"Хәтер көне" 15.10.2011

15 октябрь - Хәтер көне. "Халкымның үткәне данлы" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте.














