Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196
-
Татар көрәше
19.11.2011
Арбор мәктәбендә Зәкиев Билсур Мансурович призына оештырылачак татар-башкорт көрәшенә мәктәбебез данын яклап Фәйзрахманов Рүзәл һәм Рамазанов Дилүс көрәшәчәкләр. Егетләребезгә зур уңышлар һәм иң мөһиме иман байлыгы, саулык-сәламәтлек телибез!!!
-
15-18 ноябрь көннәрендә сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары үтте. Башлангыч сыйныфларның әти-әниләре өчен “Ачык дәрес”ләр үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә, соңыннан җыелышларда катнаштылар. Әлеге көннәр әти-әниләр белән чын аралашу, киңәшләшү көннәре булды. 19.11.2011

15-18 ноябрь көннәрендә сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары үтте. Башлангыч сыйныфларның әти-әниләре өчен “Ачык дәрес”ләр үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә, соңыннан җыелышларда катнаштылар. Әлеге көннәр әти-әниләр белән чын аралашу, киңәшләшү көннәре булды.
-
Ут дус та, дошман да 15.11.2011

15-ноябрь көнне хокук айлыгы кысаларында барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен “Ут дус та, дошман да” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Чараны 4-сыйныф җитәкчесе Ибраһимова Дамира Мансуровна әзерләде һәм үткәрде. Презентация белән баетылган сыйныф сәгате яхшы эчтәлектә үтте.
-
Укытучылар ярышты 14.11.2011

Мәктәбебез укытучылары 14- ноябрь к өнне “Хыял ” яшьләр үзәге оештырган спорт-күңел ачу бәйгесендә катнашып кайттылар. Команда составында түбәндәге укытучылар иде:
1. Зайнетдинов Ришат Тәлгатевич
2.Ибраһимов Айзат Василевич
3.Набиуллин Алмаз Гайнанович
4. Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна
5. Кәримова Чулпан Зөлфәтевна
Уңышлы чыгышыгыз белән котлыйбыз һәм алдгы бәйгеләрдә уңышлар һәм гаиләләрегезгә иминлек телибез.
-
100 талантлы авыл баласы
11.11.2011
Республика күләмендә Татфондбанк үткәргән "100 талантлы авыл баласы" бәйгесендә 11-сыйныф укучысы Шәрәфиев Җәүдәт диплом белән бүләкләнде һәм стипендиягә лаек булды. Укытучысы Зарипов Р.Ш. белән Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасында катнашты. Котлыйбыз!
-
Я выбираю спорт
11.11.2011
"Я выбираю спорт как альтернативу пагубным привычкам" акциясе кысаларында 10,11 ноябрь көннәрендә мәктәбебездә спорт ярышлары үтте. Укучылар теләп катнаштылар. Каникул көннәре файдалы үтте.
-
Балалар оешмаларының слеты
09.11.2011
9 ноябрь көнне мәктәпнең педагог-организаторы Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна актив укучы, 8 класс командиры Корбангалиева Рания белән балалар оешмаларының 1 нче слетында катнаштылар
-
Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз
09.11.2011
9-ноябрь көнне районкүләм "Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз" бәйгесендә 7 сыйныф укучысы Корбангалиева Әлфинә нәфис сүз номинациясендә 2 урынны алып кайтты. Җитәкчесе Гарифуллина Лилия Вагдаэлевна. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бердәмлек көне 03.11.2011

Мәктәбебездә 4-ноябрь -Бердәмлек көненә багышланган чара үтте. Әлеге класстан тыш чараны тарих укытучысы Габдрахманова Илдария Бариевна оештырды.
-
Уңыш бәйрәме 03.11.2011

31- октябрь көнне мәктәбебездә “Көзге бал” һәм “Уңыш бәйрәмнәре” үтте.Укучылар башта мул табын артында сыйландылар. Аннан соң зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. “Көз сылуы” һәм “Көз егете” билгеләнде. Әлеге көн файдалы һәм оешкан төстә үтте.














