Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
“2012-ел-ТАРИХ елы”
08.02.2012
Башлангыч сыйныфлар атналыгы уңаеннан Газимова Л.Р. “2012-ел-ТАРИХ елы” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә Түнтәр авылы тарихына, аның күренекле шәхесләренә, истәлекле урыннарына багышланган иде. Укучылар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзеп килгәннәр, алдан бик күп сорауларга җаваплар әзерләгәннәр. Тариха кичә матур һәм файдалы итеп оештырылды.
-
"Шәһри Казан" газетында кунакта 27.01.2012

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Халидә Гайфетдин кызы "Шәһри Казан" газетасы (иганәче Роберт Бильсур улы Зәкиев) үткәргән Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм республикабызда Тукай елы игълан ителүгә багышланган "Шул вакытта мин кулыма китап алам" бәйгесенең "Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын" номинациясендә икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә җыйдылар. Бүләкләрне газета мөхәррире Мансур Мортазин үзе тапшырды.
-
Саннарның килеп чыгышы 23.01.2012

Бүген мәктәптә математика атналыгы башланып китте. 5-7 сыйныф укучылары өчен “Саннарның килеп чыгышы” дип исемләнгән чара үтте.
-
Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышлары
21.01.2012
Бертуган Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышларында безнең мәктәп егетләре Сафиуллин Рифнур 2 урын, Рамазанов Дилүс 1 урын яулады. Егетләргә киләчәктә спортта һәм укуларында уңышлар телибез!
-
район прокуроры белән очрашу 18.01.2012

Мәктәптә 2 чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар белән очрашуга район прокуроры Абитов килде. Икенче көн тәртибе буенча класс җыелышлары үткәрелде.
-
армспорт ярышы
15.01.2012
ООО «Труд» призына оештырылган армспорт ярышында 10 сыйныф укучысы Шигапова Миләүшә 2 урын, 9 сыйныф укучылары Галиахметова Айзилә 3 урын, Корбангалиева Раилә 1 урын яулады. Молодцы кызлар!
-
Россия Герое О.Н.Исаев истәлегенә оештырылган хоккей ярышлары
14.01.2012
Россия Герое О.Н.Исаев истәлегенә оештырылган хоккей ярышларында безнең мәктәпнең егетләр командасы 1 урын алдылар. Мөхәммәтшин Алмаз “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә лаек булды. Тренерлары Ришат Тәлгатович.
Команда составы:
Мухаметшин Айнур
Гарифуллин Ильяс
Рамазанов Дилүс
Сафиуллин Рифнур
Гарифуллин Инсар
Гомәров Фәрит
Бәйрәмов Илдус
Шәрәфиев Җәүдәт
Сафиуллин Айсаф
Мөхәммәтшин Алмаз
Корбангалиев Рүзил
-
милли көрәш
09.01.2012
Спорт мастеры Р.И.Насибуллин призына уздырылган милли көрәш ярышында 9 сыйныф укучысы Рамазанов Дилүс 1 урын яулады. Дилүсне зур җиңүе белән котлыйбыз!
-
Алтын алка
07.01.2012
“Алтын алка” призына 1999-2000 елгы егетләр арасында уздырылган хоккей ярышларында безнең мәктәп командасы 2 урын алды. Тренерлары Ришат Тәлгатович.
Команда составында:
Гимадутдинов Рафил
Гильманов Илфат
Галиахметов Айрат
Шәрәфиев Нәсим
Хакимов Гамил
Хамидуллин Ленар
Газыймов Ислам
Вафин Рәмзил
Гарифуллин Фәрит
Аларга киләчәктә тагын да зурырак уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Лидерлар форумы 06.01.2012

Район күләмендә уздырылган лидерлар форумында безнең мәктәпнең лидерлары Ибраһимова Динәрә, мәктәп президенты Зиятдинова Гөлүзә катнаштылар.














