Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Без талантлар эзлибез
15.02.2012
Мәктәптә бүгенге көндә “Без талантлар эзлибез!” дип исемләнгән концертка әзерлек бара. Анда уңышлы чыгыш ясаган укучылар “Йолдызлык” иҗат фестиваленең зона ярышларында чыгыш ясачаяклар.
-
Татар әдәбияты фәне 15.02.2012

Татар әдәбияты фәненнән мәктәбебезнең 11-сыйныф укучысы- Шаһиев Ильяс республика олимпиадасында катнашып кайтты. Укытучысы - Ибраһимова Х.Г. Шаһиев Ильяс республика призёры булды. Үзе һәм укытучысы- Ибраһимова Халидә Гайфетдиновна Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. А Ф Ә Р И Н!
-
Гашыйклар көне 15.02.2012

14-февраль көнне мәктәбебездә Гашыйклар көне уңаеннан 8-11 сыйныф укучылары өчен “Әйдә, өйләнешәбез” дип исемләнгән кичә булды. Кичәне Инглиз теле укытучысы-Кәримова Ч.З. һәм 10- сыйныф укучылары оештырды. Чара күңелле һәм ныклы әзерлек белән үтте. Барыгызны да бәйрәм белән!
-
хәрби-спорт көннәре
14.02.2012
Хәрби-спорт көннәре уңаеннан, 14-февраль көнне 5-7 сыйныф малайлары арасында тимераякта шуу буенча эстафета уеннары үтте. Чараны ТИН һәм физкультура укытучысы- Зайнетдинов Р.Т. оештырды. I урынны-Яшелләр, II урынны-Зәңгәрләр, III урынны- Каралар, IV Кызыллар командалары яулады. Җиңүчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Һәр командага алдыгы ярышларда уңышлар телибез!
Мәктәбебездә Хәрби-спорт көннәре дәвам итә.5-7 сыйныф укучылары өчен 14-февраль көнне “Күңелле стартлар” уены үтте.Чараны физкультура укытучысы- Хабибуллина Ф.Н. оештырды. I урынны Каралар, II урынны-Зәңгәрләр, III урынны-Яшелләр, IV урынны- кызыллар командалары яулады. Җиңүчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Һәр командага алдыгы ярышларда уңышлар телибез!
-
хәрби-спорт көннәре
13.02.2012
Мәктәбебездә хәрби-спорт көннәре гөрли. 13-февраль көнне командалар арасында волейбол ярышлары үтте.Чараны ТИН укытучысы- Зайнетдинов Р.Т. оештырды. I урынны Зәңгәрләр, II урынны-кызыллар, III урынны-Каралар , IV-урынны- яшелләр командасы алды. Җиңүчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Һәр командага алдыгы ярышларда уңышлар телибез!
-
“Казан-Универсиаданы каршылый” 11.02.2012

Башлангыч сыйныфлар атналыгы уңаеннан Хакимова М.Р. 1-4 сыйныф укучылары өчен “Казан-Универсиаданы каршылый” дип исемләнгән чара оештырды. Укучылар универсиада буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
“Грамматик кичә” 10.02.2012

Мәктәбебездә 6-11 февраль көннәрендә Башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. Исмагилова Райханә Зөфәревна 10- февраль көнне 1-4 сыйныф укучылары өчен “Грамматик кичә” оештырды. Чара оешкан төстә үтте.
-
татар теле 10.02.2012

Татар теле фәненнән мәктәбебезнең ике укучысы- Рамазанова Гөлчәчәк (10-сыйныф) һәм Рахматуллина Алинә (9-сыйныф) республика олимпиадасында катнашып кайттылар. Укытучылары-Нәкыйпова Л.М. һәм Ибраһимова Х.Г.лар. Алинә Рахматуллина республика призёры булды. Үзе һәм укытучысы- Нәкыйпова Л.М. Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. А Ф Ә Р И Н!
-
“Замечательный Вожатый» 10.02.2012

10- февраль көнне район күләмендә “Замечательный Вожатый» бәйгесе оештырылды. Безнең мәктәптән 10-сыйныф укучысы-Ибраһимова Динәрә катнашты. Динәрә I урынга лаек булды. Әзерләүче укытучы-педагог-организатор Шәрәфиева Гөлнара Мансуровна. Котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Иван Иванович Шишкин 09.02.2012

Мәктәбебездә 6-11 февраль көннәрендә Башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. 9-февраль көнне Ибрагимова Д.М. Иван Иванович Шишкинның тууына 180 ел булу уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен чара үткәрде. Кичә яхшы әзерлектә үтте.














