Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Митингка әзерлек 06.05.2017

Митингка әзерлек
Мәктәптә Бөек Җиңүгә багышланган митингка әзерлек бара. 11 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында корбан булучыларга куелган һәйкәлгә куярга гирлянда ясадылар.
-
“Батырлык ункөнлеге” 04.05.2017

Китапханәче Гыймадетдинова А.Ш. 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Җиңү язы” дигән әдәби кичә үткәрде.
-
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап 03.05.2017

Сыйныф укучылары Бөек Җиңүгә багышланган стендлар белән таныштылар һәм авылыбыз ветераннары турында күп мәгълумат белделәр.
-
“Батырлык ункөнлеге” 02.05.2017

Мәктәптә “Батырлык ункөнлеге” кысаларында чаралар дәвам итә. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Укучыларга Бөек Ватан чоры геройлары һәм хәзерге вакытта батырлыклар күрсәткән кыю егетләр һәм кызлар турында сөйләделәр.
-
Шигырь бәйрәме 29.04.2017

Районыбызда Габдулла Тукай туган көнгә шигырь бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар Сосна-Пүчинкәсе авылында үткән бәйрәмдә һәм Казаннан килгән шагыйрьләр, язучылар белән очрашуда катнаштылар.
-
“Батырлык ункөнлеге” 28.04.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәптә “Батырлык ункөнлеге” игълан ителде һәм план нигезендә төрле чаралар үткәрелә. Тарих укытучысы Габдрахманова И.Б. укучылар белән “Батырларның даны мәңгелек” дигән темага чара үткәрде. Әлеге чарада укучылар районыбызның батырлары турында мәгълумат алдылар.
-
Туган тел айлыгы 27.04.2017

Татар теле укытучысы Нәкыйпова Л.М. “Туган тел” айлыгын йомгаклап, 6-11 сыйныф укучылары арасында “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын үткәрде. Әлеге уенда укучылар туган тел буенча сорауларга җаваплар бирделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 27.04.2017

ТИН укытучысы Гарифуллин Р.Х. 10-11 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар пожар куркынычсызлыг турында сөйләштеләр, практик эшләр башкардылар.
-
Туган тел айлыгы 26.04.2017

<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 13pt;="" line-height:="" 107%;"="">6 сыйныф укучылары Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп язылган “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп, мәктәп укучыларына тәкъдим иттеләр.
-
Язгы өмә 26.04.2017

Язгы өмә
Мәктәп коллективы бердәм һәм актив рәвештә язгы өмәдә катнашты. Мәктәп тирәсе һәм бакчалар җыештырылды. Бар табигать чистарып калды.














