Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Мәктәп яны лагере “Кояшкай” 01.06.2017

-
Алдынгыларны тәбрикләү 25.05.2017

Алдынгыларны тәбрикләү
Мәктәбебезнең алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре һәм фәнни-гамәли конференциядә призлы урыннар яулаган укучылар хөрмәтләп кителде һәм аларга мәктәп исеменнән бүләкләр тапшырылды.
-
Шахмат ярышы 25.05.2017

Шахмат ярышы
Информатика укытучысы Ибраһимов А.В. мәктәпкүләм шахмат ярышы үткәрде, җиңүчеләрне билгеләде һәм бүләкләр тапшырды.
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25.05.2017

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме
Мәктәбебездә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 24.05.2017

Ата-аналар җыелышы
Мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Әлеге җыелышта балаларның җәйге ялларын файдалы итеп үткәрү, алда торган имтиханнарга әзерлек турында сөйләшүләр булды.
-
“Дуслык учагы – 2017” 23.05.2017

“Дуслык учагы – 2017”
Мәктәбебез лидерлары – Рүзәл, Таңсылу һәм Инсафлар районыбызда үткәрелгән 52нче “Дуслык учагы – 2017” фестивалендә катнаштылар.
-
Балаларны яклау көне. Җәйге туризм. 20.05.2017

Балаларны яклау көне. Җәйге туризм.
Балаларны яклау көне һәм Пионерия көне уңаеннан мәктәбебез белән җәйге походка чыктык. Командалар арасында туризм буенча ярышлар үтте. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар.
-
Күңелле концерт 15.05.2017

Күңелле концерт
6 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре Субаш авылы халкына концерт куйдылар. Укучылар үзләренең дәртле биюләре, матур җырлары белән килгән тамашачыны шаккатырдылар. Концерттагы һәр номер алкышларга күмелде.
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг 09.05.2017

Бөек Җиңүгә багышланган митинг
8 май иртәсендә авылыбыз үзәгендә, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган урнашкан һәйкәл янында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булды. Тантанада җирле җитәкчеләр, район вәкилләре, укучылар, укытучылар, авыл халкы катнашты. Митингта катнашучылар сугыш һәм тыл ветераннарына матур теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп укучылары үзләренең дәртле биюләрен, тантаналы җырларын, шигырьләрен башкардылар. Авыл халкы,, укучылар сугышта катнашкан авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә куелган гирляндага чәчәкләр куйдылар.
-
“Күңелләрдә яз моңнары” 07.05.2017

“Күңелләрдә яз моңнары”
Авыл клубында балалар бакчасы, башлангыч сыйныф, 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре, туганнары көче белән “Күңелләрдә яз моңнары” дигән концерт булды. Әлеге концертта һәр башкарылган номер тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде.














