Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Водяная/ Су анасы 26.04.2024

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен,
"Туган тел" көнен билгеләп үтте. Шагыйрьнең иҗат җимеше булган әсәрләренә күргәзмә әзерләп, балалар таныштырылды. Балалар Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр, үзләре яраткан әкиятләренә рәсемнәр ясап күргәзмә оештырдылар. -
Волшебный лес/ Серле урман 26.04.2024

Апрель җитсә исемеңне
Җырына куша тургай,
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Кечкенәләр төркеме балалары Габдулла Тукай туган көне уңаеннан "Серле урман" дип аталган бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. -
Созвездие- Йолдызлык 2024 24.04.2024

Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Созвездие-Йолдызлык" конкурсы кысаларында "Алло, без талантлар эзлибез" конкурсының финалына чыгып, район сәхнәсендә чыгыш ясап кайттылар. Молодцы, балалар!
-
Субботник/Өмә 19.04.2024

Бакчабызда бүген хезмәткәрләр көче белән язгы өмә оештырылды, зур рәхмәт аларга!
-
Формула Семьи/Гаилә формуласы 17.04.2024

"Гаилә формуласы" район бәйгесендә "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулаган Апановлар гаиләсен котлыйбыз!
-
Солдат белән очрашу 16.04.2024

Бакчабызда бүген СВОдан ялга кайткан батыр солдат егет, Сабирзянов Расил белән бик җылы очрашу булды. Балалар батыр булу серләренә, илебезне саклау - иң зур бурычларның берсе икәненә төшенделәр. Бик зур рәхмәт, Расил, исән-сау, Җиңү белән кайтырга язсын сезгә!
-
Скворцы прилетели/Сыерчыклар кайттылар 05.04.2024

"Сыерчыклар кайттылар" темасына уртанчылар төркемендә кошларның төзелешен формасын өйрәнү максатыннан рәсем эшчәнлеге узды
-
Эвакуация 03.04.2024

Бакчабызда бүген гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуация ясау күнекмәсе үткәрелде. Хезмәткәрләр дә, балалар да бу күнекмәгә җаваплы карап, тиешенчә башкарып чыктылар
-
Творчество на английском языке 02.04.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыбызның тагын бер уңышы! Молодцы, балалар, алда да уңышлар!
-
Без булачак солдатлар, үз илебезнең сакчылары" 05.02.2024

Бакчабызның музыка җитәкчесе Илшат Рашитович "Без булачак солдатлар, үз илебезнең сакчылары" темасы буенча уздырган ачык шөгылендә барлык эшчәнлек төрләре аша балаларның «Ватанны саклаучылар көне» темасына белемнәрен ныгытты. Аның тәрбияләнүчеләре
таныш әсәрне танып белде, музыканың характерын билгели алды, төп хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерә алганнарын күрсәтте. Илшат Рашитович үз чиратында балаларның армия һәм аның традицияләре турында белемнәрен ныгытуга иреште, бию хәрәкәтләрен башкару сыйфатын яхшыртты, балаларны табигый тавыш белән җырларга өйрәтте.







