Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
День рыбака /Балыкчылар көне 15.07.2024

Бергәләшеп җыендык,
Балыкка китеп бардык.
Шушма буе зур икән,
Балыкчылар бар икән.

"Балыкчылар көне" уңаеннан балалар белән Шушма елгасы буена экскурсия оештырылды. -
День России/ Россия көне 11.06.2024

12 июньдә безнең илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Бу азатлык, тынычлык һәм яхшылык бәйрәме, безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра. Россия көне-балаларга бөек илебез тарихы, халык традицияләренең күптөрлелеге турында тагын бер тапкыр сөйләргә бик яхшы сәбәп, шул максаттан чыгып балалар төрле эшчәнлекләрдә Россиянең бөеклеген, көчле ил икәнлеген, халыкларының дуслыгын ачыкладылар.
-
День сказки/ Әкиятләр көне 10.06.2024

Халык әкиятләрендә
Могҗизалар күп анда.
Татар һәм рус әкиятләре
Уйландыра барсын да.
Әкиятләрне сөйлэп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
Барлык әкият геройлары
Безнең дуслар барысы да.
"Әкиятләр көне" уңаеннан балалар татар һәм рус халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. -
У нас сегодня Сабантуй/ Бездә бүген Сабантуй 30.05.2024

Бакчабызда Сабантуен
Бик күңелле үткәрдек.
Уйнадык та, җырладык та,
Бик күп бүләкләр алдык. -
Экскурсия 29.05.2024

29 май көнне бакчабызның балалары экскурсиягә бардылар, язгы табигатьнең матурлыгына сокланып кайттылар
-
Выпускной 2024/ Чыгарылыш- 2024 28.05.2024

Бакчабыз бүген 11 карлыгачын Белем иленә очырды!


Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп тә җиттегез. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды.Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык.Бүген безгә бик моңсу.Балалар! Киләсе тормышыгызда дә матур истәлекле вакыйгалар күп булсын.Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге сакласын иде.Хәерле ак юллар сезгә! -
Окно Победы/ Җиңү тәрәзәсе 07.05.2024

Балалар Бөек Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында үткәргән "Җиңү тәрәзәсе" акциясендә катнаштылар.
-
День Солнца/Кояш көне 03.05.2024

Кояш кебек балкып торыйк,
Кояш кебек якты булыйк,
3 май- Кояш көне
Кояш кебек янып торыйк! - диләр зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары -
Проведение "Всероссийского дня Эколят" 27.04.2024

Проведение "Всероссийского дня Эколят" /Бөтенрәсәй Эколята көнен үткәрдек.Табигатеезне саклыйк.
-
Родной язык/ И Туган тел, и матур тел 26.04.2024

Туган телен җырга салган Тукай,
Бар аһәнен, моңын сыйдырган.
Бүген дә бу җырны, гимн кебек,
Аягүрә басып җырлыйлар.
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бик матур бәйрәм иртәсе күрсәттеләр.







