Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Колобок/"Йомры икмәк" 19.12.2024

"Йомры икмәк" әкиятен
Бик яратып тыңлыйбыз.
Андагы хайваннар булып
Узебез дә уйныйбыз.
Бүгенге шөгылебездә
Йомры икмәк әвәләдек
Барысы да әзер булгач,
Шуна карап сокландык,- диләр иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары. -
Итоги конкурса "Я и красная книга"/ "Мин һәм кызыл китап" конкурсының нәтиҗәләре 18.12.2024

"Мин һәм Кызыл китап" кул эшләре конкурсының бакча һәм муниципаль этап җиңүчеләрен котлап үттек! Катнашкан балаларга, әти-әниләренә, тәрбиячеләренә бик зур рәхмәт!
-
Канатлы дусларыбызны онытмыйбыз 13.12.2024

Канатлы дусларыбызны онытмыйбыз,
Һәр көнне җимлекләргә җим салабыз! - диләр зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары -
День Конституции РФ/ Россия конституциясе көне 12.12.2024

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә туган илне ярату, аның тарихы белән кызыксыну, туган илгә тугрылык, горурлану хисе, дәүләт законнарына уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан Россия Федерациясенең Конституциясе көнен билгеләп үттеләр.
-
Воспитатель года/ Ел тәрбиячесе конкурсы 10.12.2024

На базе нашего детского сада прошёл зональный этап конкурса "Воспитатель года - 2025". Конкурсанты показали своё мастерство, умение оперировать методамии приёмами современных технологий.
-
Декада инвалидов/ Инвалидлар декадасы 04.12.2024

Инвалидлар декадасы кысасында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр "Үз кулларың белән яхшылык эшлә!"дигән девиз астында мөмкинлеге чикләнгән балаларга яхшылык, мәрхәмәтлелек, ярдәм итү теләген үстерү максатыннан "Яхшылыкны без бергә эшлибез!"дигән эмблема ясадылар.
-
Декада инвалидов/ Инвалидлар декадасы 04.12.2024

Инвалидлар декадасы кысасында уртанчылар һәм зурлар төркеме балаларында мөмкинлеге чикләнгән балаларга яхшылык, мәрхәмәтлелек, ярдәм итү теләген үстерү максатыннан "Яхшылык эшлик!" дигән презентация күрсәтелде.
-
День флага Республики Татарстан/ Татарстан Флагы көне 29.11.2024

"Татарстан флагы дуслык һәм бәхет теләп җилферди!"
Уртанчылар төркеме балалары Татарстан Республикасы флагы көнен билгеләп үттеләр. -
День Матери/Әниләр көне 27.11.2024

Әниләрне фәрештәләр диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул - канаты.
Канатларны раббым каермасын,
Сау- сәләмәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына
Тыныч яшәр җирдә аналар...
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр әниләр көне уңаеннан "Син, әни, берәү генә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Бәйрәм "Аулак өй" күренеше белән үрелеп барылды. Балалар әниләре белән күңелле ял иттеләр. -
День Матери/Әниләр көне 26.11.2024

Көзнең соңгы көннәрендә,
Кышка кереп барганда.
Әниләребез кунакта,
Бүген бездә бакчада.
Әни сүзе иң матур сүз,
Иң бөек сүз дөньяда.
Без бәхетле, шат балалар,
Әни янда булганда.


Мәктәпкә әзерлек-зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр әниләр көне уңаеннан "Әнием, иң кадерлем" дигән бәйрәм иртәсе үткәрделәр.Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар "Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әниләрне җырлаттылар, биеттеләр, уеннар уйнаттылар.







