Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Фән олимпиадаларының региональ этабы башланды. 10.02.2014

6-9 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган укучыларның технология фәне буенча Россия күләм фәннәр олимпиадасының региональ этабы узды. Безнең мәктәптән анда район данын 9 класс укучысы Хәсәнов Фәннүр һәм Галимов Галимҗан якладылар. Республика күләмендә Галимов Галимҗан призёр дәрәҗәсенә ия булды. Киләчәктә дә укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Г.А. Сидоров истәлегенә багышланган “ФОРПОСТ” отряды ярышлары 08.02.2014

7нче февраль көнне Ципья урта мәктәбендә Г.А. Сидоров истәлегенә багышланган “ФОРПОСТ” отряды ярышлары булды. Безнең мәктәпнең “ФОРПОСТ” отряды да бу ярышларда актив катнашты.
-
Лыжня России -2014 08.02.2014

Бүген бездә зур чаңгы бәйрәме. Башлангычлардан башлап барлык укучылар, укытучылар, техник работниклар чаңгыга бастылар. Уңышлар телик аларга !!!
-
“Дөнья халыклары җыры “ фестивале 07.02.2014

6 нчы февраль көнне мәктәптә традиция буенча үткәрелеп килә торган “Дөнья халыклары җыры “ фестивале булды. Фестивальдә нинди генә халык җырлары җырланмады, авыл мәдәният йорты гөрләп торды. 7 нче сыйныф укучылары “Чын әйтәмен” керәшен җыры белән Гран-при исеменә лаек булдылар. Мари халык җырын башкарып 9 нчы сыйныф укучылары 1 урынны яуладылар, 2 нче сыйныф укучылары “Ай тугай- тугай” керәшен халык җыры белән 2нче урынны яуладылар, башкорт халык “Гөлнәзирә” җыры белән 6 нчы сыйныф укучылары 3 урынны яуладылар. Фестивальгә барлык класслар да яхшылап әзерләнгәннәр. Молодцы!
-
"Мирабель" кызлар ансамбле уңышлары 04.02.2014

Хабибуллина Н.Ф. җитәкчелегендә "Мирабель" кызлар ансамбле Малмыж шәһәрендә узган IX регионара С.Б,Сахара исемендәге эстрада җырлары һәм хореаграфия буенча "Созвездие" фестивале-конкурсында II дәрәҗәдәге лауреат исемен яуладылар. Молодцы! Киләчәктә уңышлар телибез.
-
Яшь хоккейистларның А.В.Тарасов исемендәге 03.02.2014

Мәктәбебезнең яшь хоккейистлары атаклы хоккейист А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы беренчелегенә зона ярышларында катнашып призлы икенче урынны яулап кайттылар. Афәрин егетләр.Киләчәктә уңышлар сезгә!
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланды 03.02.2014

Мәктәпбебездә традиция буенча февраль- хәрби - патриотик тәрбия айлыгы дип игълам ителде. Бу айда безне төрле очрашулар, күңелле ярышлар көтә.
-
Математик марафон 01.02.2014

2014 нче ел математика елы дип игълам ителде. Районда мәктәп командалары арасында математика елына багышланган математик марафон үткәрелде. Югары категорияле математика укытучысы Садикзянова Зөлфия Зайдулловна җитәкчелегендә безнең мәктәп командасы бу бәйгедә икенче урынны яулады. Молодцы!!
-
Дөнья халыкларының җыр фестивале 01.02.2014

Быел безнең мәктәптә традиция буенча , дөнья халыклары җырлары фестивале планлаштырылды. Кышның суык көннәренә карамыйча , һәр класс фестивальгә ныклап әзерләнә. Аларга уңышлар телик!
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел. 28.01.2014

27 январь көнне барлык классларда да Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тематикасы белән класс сәгатьләре уздырылды.












