муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Өмә 25.04.2015

Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыру буенча игълан ителгән айлык кысаларында, бүген мәктәп тирәсен җыештырдык.
-
Герой Габдулла һәйкәлен чистартабыз 25.04.2015

Укучылар Герой Габдулла Гарифуллин һәйкәлен һәрвакыт карап, тәртипләп торалар.
-
"Созвездие-Йолдызлык 2015" 24.04.2015

Районда үткән “Йолдызлык - 2015” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә мәктәбебезнең “Яшьлек” бию төркеме укучылары “Хореография” һәм 11 сыйныф укучысы Сафиуллин Рафил “Вокаль” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр.
-
“Тамчы шоу” 23.04.2015

Туган тел атналыгы кысаларында 5 һәм 6 сыйныф укучылары арасында “Тамчы-шоу” уздырылды. Әлеге кичәдә укучылар үзләренең Тукай иҗатын, татар халык мәкальләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Кичәдә 5 сыйныф укучыларының “Тукай оныклары” командасы җиңү яулады.
-
«Марш парков» 22.04.2015

Район күләмендә традицион “Марш парков” акциясенең йомгаклау кичәсе уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебездән 3 сыйныф укучысы Багауетдинов Ирек катнашты. Ул әлеге акциядә сыерчык оялары конкурсында район күләмендә 2 урынны алган өчен чакырылды. Ирек әлеге бәйрәмнән грамота һәм истәлекле бүләк алып кайтты.
-
10 сыйныфлар мониторинг эшли. 20.04.2015

10 сыйныф укучылары 18 апрель көнне рус теленнән, 23 апрель көнне җәмгыять белеменнән мониторинг эшләделәр/
-
Безнекеләр - Актанышта 20.04.2015

Актаныш шәһәрендә 1999-2001нче елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче президенты Кубогына татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә мәктәбездән 7 сыйныф укучысы Хабибуллин Руфил катнашты. Ул 46 кг. үлчәү авырлыгында 2 урынны яулады.
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе. 20.04.2015

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә 4 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Эльвира һәм 7 сыйныф укучысы Шәфигуллин Искәндәрләр үзләренең эшләрен җибәргәннәр иде. Алар әлеге бәйгенең 2 турын уңышлы уздылар һәм бүләкләү танатанасында катнаштылар. Әлеге укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Волейбол ярышы. 18.04.2015

Район күләмендә 2002-2003нче елгы кызлар арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең волейбол түгәрәгенә йөрүче кызлар командасы 2 урынны яулады. Кызларыбызның әлеге уңышы түгәрәктә ныклап шөгылләнү нәтиҗәсе. Молодцы!
-
“Шома бас” 17.04.2015

Кызларыбыз Яңгул мәдәният йорты каршында эшләп килүче бию түгәрәгенә дә йөриләр. Алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган “Шома бас” дип исемләнгән бию конкурсында катнаштылар һәм район күләмендә лауреат исеменә лаек булдылар.









