муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
“Ягез әле, егетләр”! 19.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 9-11 сыныф укучылары өчен “Ягез әле, егетләр”! кичәсе уздырылды. Кичәне 9 сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәм кичәсендә 2 команда катнашты. Ярышта 39 очко җыеп “Ватан сакчылары” командасы җиңүче булды. Кызыклы конкурслар, җыр биюләр белән кичә оешкан төстә узды. Соңыннан укучыларыбыз бәйрәм дискотекасында күңел ачтылар.
-
«Батырлык дәресе». 18.02.2015

Бүген 6 сыйныф укучылары өчен “Батырлык дәресе” дигән әңгәмә уздырылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге чара укучыларга бик ошады. Авылыбызның Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин турындагы истәлекләрне инде берничә кабат ишетүгә карамастан игътибар белән тыңладылар. Әңгәмә ахырында сугыш батырларын искә алу өчен 1 минут тынлык игълан ителде.
-
ЕГЭга әзерлек дәвам итә. 18.02.2015

ЕГЭ га әзерлек максатыннан 11 сыйныф укучылары өчен математикадан сынау тесты уздырылды.
-
Тагын макулатура җыйдык. 17.02.2015

Мәктәп күләмендә макулатура җыю оештырылды. Барлыгы 754 кг тотылган кәгазь җыйналды.
-
“Созвездие-2015” 16.02.2015

Малмыж шәһәрендә узган регионара “Созвездие” конкурсында мәктәбебезнең моңлы сандугачы Сәләхетдинова Эльвина катнашты. Ул әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап, “Вокал” номинациясендә, 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
“Иң яхшы шигырь” бәйгесендә катнаштык. 16.02.2015

“Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе уздырган “Иң яхшы шигырь” бәйгесендә катнашып 7 сыйныф укучылары Шәфигуллин Искәндәр һәм Сафиуллина Лилияләр 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
-
ООО “Юлдаш” призына көрәш. 15.02.2015

Район күләмендә ООО “Юлдаш” призына татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы тагын 1 урынны яулады. Батырларыбыз белән таныш булыгыз: Рамазанов Рөстәм-1 урын, Ахматханов Ильдан-2 урын, Хабибуллин Руфил- 2 урын, Бектурсонов Наил-2 урын, Галимуллин Айнур-3 урын, Рафиков Ильсаф-3 урын, Зайцев Тимур-3 урын, Рафиков Ильназ-3 урын. Молодцы егетләр!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 14.02.2015

Мәктәп күләмендә ”Тыл батырларын барлыйбыз” дигән акция бара. Әлеге акция кысаларында укучыларыбыз, бүгенге көндә авылыбызда яшәүче тыл батырларының өйләренә барып, алар турында мәгълүмат туплыйлар. Әлеге язмалардан төзелгән альбом мәктәп музеена тапшырылачак.
-
“Хыял” балалар оешмасы үзидарәсендә киңәшмә узды. 13.02.2015

Чираттагы киңәшмәдә укучылар Ватанны саклаучылар көнен уздыру тәртибе турында сөйләштеләр.
-
“Гашыйклар бәйрәме”. 13.02.2015

9-11 сыйныф укучылары өчен “Гашыйклар бәйрәме” уздырылды. Әлеге чара изге Вәли көненә багышлап үткәрелде. Бәйрәм чарасы дискотека белән тәмамланды.









