муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
“Милләтләр кроссы” 26.09.2015

Бөтен мәктәбебез белән “Милләтләр кросс”ында катнаштык. Һәр сыйныфтан иң җитез укучылар билгеләнде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 25.09.2015

Мәктәптә сентябрь аенда башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да ул бик файдалы һәм кызыклы үтте. Әти-әниләр өчен ачык дәресләр күрсәтелде. Укучылар фән олимпиадаларында, "Иң чиста дәфтәр", "Иң күп китап укучы", "Uchi.ru", һ.б. кызыклы конкурсларда катнаштылар.
-
“Көз хикмәтләре” 25.09.2015

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Көз хикмәтләре” күргәзмәсе оештырылды. Ниләр генә юк иде монда: төрле формада үскән кишер, бәрәңге; кабак белән кыяр, баклажаннан кисеп ясаган хайван сыннары; чәчәк вазалары – барысы да көз хикмәте бит!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 22.09.2015

Бу атнада мәктәп күләмендә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. Әлеге атналык кысаларында 1-4 сыйныфларда әти-әниләргә ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Ярышлар башланды. 19.09.2015

Район күләмендә спорт ярышлары башланып китте. Татарча көрәш түгәрәгенә йөрүче укучылар бу уку елында тәүге ярышта катнаштылар һәм район күләмендә командалар арасында 2 урынны яуладылар.
-
Көзге экскурсиядә 19.09.2015

Борнак башлангыч мәктәбе укучылары көзге экскурсиядә!
-
15 сентябрь-ТВБ туган көн. 15.09.2015

Татарстан Варислар Берлегенең туган көне уңаеннан мәктәбебездә әңгәмәләр,1-4 сыйныф укучылары өчен “Эзтабар, алга!” уены, 5-7 сыйныфлар өчен спорт ярышлары уздырылды.
-
Без тимурчылыкта. 11.09.2015

Без балалар оешмасында ”Һәр көнне игелекле эш әшлә”! девизы астында эшлибез. Уку елы дәвамында һәр класс тимурчылыкка йөри, ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Кайсы вакыт бер җылы сүз, якты йөз дә өлкәннәргә зур ярдәм булып тоела.
-
Әти-әниләр университеты уздырылды. 10.09.2015

Мәктәп күләмендә әти-әниләр университеты уздырылды. Әти-әниләр 2015-2016 уку елындабулачак үзгәрешләр, мәктәп тормышы белән таныштырылды. Җыелышта полиция хезмәткәре Муллахметов Фәнил Шамилевич, Яңгул пожар сүндерү бүлеге җитәкчесе Гилманов Нияз Шамилевич, Яңгул җирле үзидарә башлыгы Гарипов Ринат Гарафетдиновичлар катнашты.
-
Көзге шәфкатьлелек атналыгы. 10.09.2015

Атна дәвамында файдалы эшләр генә эшләргә тырышабыз. Нәниләргә, өлкәннәргә яхшылыклар кылырга тырышабыз. Бүген әлеге атналык кысасында классларда спорт ярышлары оештырыла. Спортның сәламәтлек чыганагы икәнлеген беребез дә истән чыгармыйбыз.









