муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Педагог-организаторлар семинары узды. 11.12.2015

Мәктәбебез базасында педагог-организаторлар семинары узды. Әлеге семинарда педагог-организаторлар һәм мәктәпләрнең үзидарә членнары катнашты. Кунаклар “Эзтабар бәйрәме” карадылар, мәктәбебезнең “Хыял” балалар оешмасы һәм үзидарә эшчәнлеге белән һәм республика күләмендә баручы “Детская общественная приемная” проекты белән таныштылар. Семинар эшлекле һәм нәтиҗәле узды.
-
Бездә эзтабар бәйрәме! 10.12.2015

Бүген 2 сыйныф укучылары өчен эзтабар бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмдә икенчеләр Татарстан Варислар Берлегенә кабул ителделәр. Бәйрәмгә килгән Убырлы, Беләмәмеш, Белем паташасы укучыларны бик нык сынадылар. Ә укучылар шушы сынауларны уңышлы үтеп эзтабар дигән исемгә лаек булдылар.
-
“Коррупциягә юк дип әйтик”! 09.12.2015

Мәктәп күләмендә коррупция, аны булдырмау чаралары турында сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар еш уздырыла. Шундый чараларның берсе 9 декабрь көнне узды. “Коррупциягә юк дип әйтик”! дип исемләнгән кичәне тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковна үткәрде. Ул укучылар катнашында төшерелгән видео ролик күрсәтте, коорупциянең килеп чыгу сәбәпләрен, аны булдырмау чараларын аңлатты һәм укучылар белән эшлекле уен уздырды.
-
Ләйлә үзенә йөкләнгән эшкә җаваплы карый. 08.12.2015

"Детская общественная приемная" проекты буенча эшләүче Яңгул урта мәктәбе укучысы Мубаракова Ләйлә Борнак башлангыч мәктәбендә булып кайтты. Ул анда әлеге проект буенча аңлату эшләре алып барды. Шулай ук укучыларга "Синең хокукларың һәм бурычларың" дигән темага уен-дәрес уздырды. Ләйлә апалары белән аралашу мәктәп укучыларына бик ошады.
-
Ләйлә “Детская общественная приемная” проекты белән таныштыра. 07.12.2015

Яңгул урта мәктәбенең балалар хокукын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесе Ләйлә Мөбәрәкова үзенең эшен мәктәптән читтә дә алып бара башлады. Ул бүген районның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булды, анда Резеда Саляховна һәм Әлфия Илгизовналар белән очрашты. Алар белән киләчәккә үзенең эшен планлаштырды. Остазлар аңа үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм эшендә уңышлар теләделәр. Ул шулай ук районның балар хокукын яклау буенча эшләүче вәкиле Ахмадиева Гөлнара Айдаровна белән дә очрашты, ул да Ләйләгә үзенең киңәшләрен бирде.
-
“Наркотикларсыз тормыш” 04.12.2015

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында, 9-11 сыйныф укучылары өчен “Үз тормышыңны җимермә!” темасына чара уздырылды. Укучылар наркотиклар куллануның аянычлы нәтиҗәләре күрсәтелгән презентация карадылар, бу афәттән саклану кагыйдәләре белән таныштылар.
-
“Талантларны барлар чак” 02.12.2015

Мәктәбебездән Сәләхетдинова Эльвина һәм Эльвира, Валиев Рәсим, Сафиуллина Лилияләр район күләмендә уздырылган Римма Ибрагимова исемендәге “Талантларны барлар чак” дип исемләнгән конкурста-фестивальдә катнаштылар. Алар әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап сертификатларга ия булдылар.
-
Йомгаклау иншасы. 02.12.2015

11 сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасы яздылар.
-
«Детская общественная приемная» проекты белән танышабыз. 01.12.2015

10 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә 1-4 сыйныф укучыларын әлеге проект белән таныштырды һәм “Синең хокукларың һәм бурычларың” дигән темага уен-дәрес уздырды. Ул мультфильмнар аша укучыларга үзләренең хокукларын аңлатты, шулай ук бурычларын да искә төшерде.
-
Рәсем конкурсы. 30.11.2015

Мәктәп күләмендә “Боз өстендә үзеңне сак тот”! дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район күләмендә узучы конкурска җибәрелде. Әлеге конкурста катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.









