муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Татар теле укытучыларының район киңәшмәсе. 25.11.2016

Бүген мәктәбебездә татар теле укытуыларының район киңәшмәсе узды.Кунакларга 5 һәм 6 сыйныфларда ачык дәресләр, мастер класслар, әниләр көненә багышланган дәрестән тыш чара күрсәтелде.
-
"Ана - бөек исем" 25.11.2016

Мәктәп күләмендә, әниләр көненә багышланаган, "Ана-бөек исем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичә барышында "Кичер мине, әнкәй!" драмасыннан өзек күрсәтелде, әниләргә багышланган җырлар җырланды,шигырләр яңгырады, презентация күрсәтелде.
-
Ләйлә күрше мәктәпләрдә. 23.11.2016

"Хыял" балалар оешмасы члены,"детская общественная приемная" проекты буенча эшләүче Ләйлә Мубаракова Кенә, Таузар, Кенәбаш мәктәпләрендә булды. Ул укучыларга "Синең хокукларың һәм бурычларың" дигән темага әңгәмә, башлангыч сыйныф укучыларына "Юлда исән-имин йөрү синең төп бурычың" дигән темага квест уздырды. Шулай ук әлеге проект, аның максаты һәм бурычлары белән таныштырды.
-
«Без наркотикларга каршы» 22.11.2016

«Без наркотикларга каршы» акциясе кысаларында мәктәптә тәрбия сәгатьләре, төрле чаралар уздырыла. Чираттагы чара “Наркоманиянең аяныч нәтиҗәләре” исеме астында үтте. Чарада укучыларга наркоманиянең куркыныч нәтиҗәләре турында презентация күрсәтелде, аңа каршы тору юллары турында сөйләшенде.
-
ВПР 22.11.2016

Бүген 4, 6, 8 сыйныф укучыларына инглиз теленнән мониторинг уздырылды
-
"Мин тормышны сайлыйм" 21.11.2016

Мәктәбебез укучылары районда үткәрелгән “Мин тормышны сайлыйм” темасына багышланган рәсем конкурсында катнашып, грамоталар алдылар.
-
"Детская общественная приемная" проекты эшчәнлеген дәвам итә. 19.11.2016

"Хыял" балалар оешмасы члены Ләйлә Мубаракова республика күләмендә "Детская общественная приемная" проектында эшчәнлеген дәвам итә. Ул 18-20 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә "Пламя"да укуларда булып кайтты. Биредә алар узган уку елында эшләгән эшләренә нәтиҗә ясадылар, алга таба планнар кордылар.
-
Информатика укытучылары семинары. 18.11.2016

Мәктәбебез базасында район күләмендә информатика укытучылары семинары уздырылды. Семинарда мәктәбебезнең информатика укытучысы Наил Шамилевич ачык дәрес күрсәтте, алда торган бурычлар хакында сөйләшү түгәрәк өстәл артында узды.
-
Диләрә лидерлар җыенында катнашты. 15.11.2016

8 сыйныф укучысы Хайруллина Диләрә “Хыял” балалар оешмасыннан лидер буларак район балалар оешмасы советына сайланды. Ул бүген әлеге советның беренче утырышында катнашты.
-
Сыйныф җитәкчеләре җыены. 14.11.2016

Сыйныф җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары чыгыш ясады. Ул беренче чиреккә тәрбия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, алда торган бурычлар белән таныштырды.









