муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Яшь математиклар көч сынаша. 20.01.2017

Математика атналыгының кызыклы чаралары дәвам итә. Бүген 9-11 сыйныф укучылары өчен математик КВН уздырылды. Әлеге КВНда һәр класстан командалар катнашты.
-
"Хыял"лылар "Наз"да. 20.01.2017

Бүген мәктәбебезнең "Хыял" балалар оешмасы членнары концерт программасы белән Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә булып кайттылар. Укучыларыбыз тарафыннан оештырылган әлеге концерт биредә ял итүче өлкәннәргә бик ошады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Ахырдан өлкәннәр балаларга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Шулай ук әлеге үзәк хезмәткәрләре дә укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр һәм кабат чакырып калдылар.
-
Математика атналыгы дәвам итә. 19.01.2017

Мәктәптә математика атналыгы дәвам итә. Әлеге атналык кысаларында һәр сыйныф математикага багышлап стена газеталары чыгарды. Әлеге газеталардан күргәзмә ясалды.
-
"Хыял" балалар оешмасы конкурсларга әзерләнә. 18.01.2017

"Хыял" балалар оешмасы членнары "Детство без границ" конкурсында катнашу буенча фикер алыштылар. Әлеге уңайдан үзидарә әгъзаларына эшләр бүленде.
-
Очрашу 18.01.2017

Бүген безгә кунакка Балтач районы Форпост" үзәге директоры Гыйлемжанов Ф. Ш. һәм район мәгариф бүлеге методисты Гаязова Р. С. килде. Алар профилактик отряд членнары белән мәкттәптә һәм жәмәгать урыннарындагы тәртип торышы, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр
-
Математика атналыгы башланды. 16.01.2017

Бу атна дәвамында мәктәбебездә математика атналыгы узачак. Бүген иртәнге линейкада математика укытучысы Тәнзилә Рашитовна укучыларны атналыкның планы белән таныштырды һәм атна дәвамында узачак чараларда актив катнашырга чакырды. Ә 6 сыйныф укучылары әлеге атналыкны ачып җибәрделәр.
-
ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлек. 13.01.2017

9 һәм 11 сыйныф укучылары ЕГЭ һәм ОГЭларга әзерлек максатыннан рус теле һәм математика фәннәреннән район үзәгендә узучы сынау имтиханнарында катнаштылар.
-
Бездә кунак бар. 12.01.2017

Мәктәбебездә фольклорчы-пропагандист Шакиров Солтан Фидаисович булып китте. Ул укучыларны борынгы заман музыка уен кораллары белән таныштырды, төрле уен коралларында уйнап күрсәтте, укучыларга кызыклы һәм файдалы ял сәгате оештырды.
-
Педсовет. 11.01.2017

Мәктәптә укытучыларның чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2 чирек йомгаклары, ЕГЭ һәм ОГЭга әзерлек, беренче яртыеллык буенча укыту планының үтәлеше турында сөйләшенде.
-
"Рәхмәт" акциясе 11.01.2017

Бүген бөтендөнья рәхмәт әйтү көне. Әлеге уңайдан "Хыял" балалар оешмасы членнары мәктәптә "Рәхмәт әйтик" акциясе уздырдылар.









