муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Мәктәп газетасы дөнья күрде. 13.12.2016

"Хыял" балалар оешмасының нәшрият министрлыгы мәктәп газетасын чыгарды. Әлеге газетада сыйныфлар тормышы, министрлыклар һәм ЮИД отряды эшчәнлеге яктыртылды.
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестивале 13.12.2016

Район күләмендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турлары бара. Мәктәбебезнең моңлы җырчылары, оста биючеләре әлеге фестивальнең зона турында чыгыш ясап кайттылар.
-
Неделя русского языка 12.12.2016

На этой неделе в школе проводится неделя русского языка и литературы. Сегодня на утренней линейке ученики 6 класса открыли неделю, учителя русского языка познакомили планом недели и призвали всех активно участвовать в мероприятиях.
-
Армспорттагы җиңүләр. 12.12.2016

Түбән Кама шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә кул көрәше буенча ярыш булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 8 сыйныф укучылары район данын якладылар. Егетләребезнең уңышлары да шатланырлык. Ярышта Сабиров Р. 70 кг. авырлыкта 1 урынны, Хабибрахманов Р. 65 кг. авырлыкта 1 урынны, Багауетдинов А. 60 кг. авырлыкта 3 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Татарча көрәш. 10.12.2016

Район күләмендә 1998нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт мастеры Насибуллин Рафис Ибрагимович призына татарча көрәш буенча ярыш булып узды. Ярышта мәктәбебез командасы 2 урынны яулады.
-
Гражданлык иминлеге буенча өйрәнүләр узды. 09.12.2016

Мәктәбебез укытучылары район күләмендә узучы гражданлык иминлеге буенча өйрәнүләрдә катнаштылар һәм үзләренең гадәттән тыш вакыйгалар шаһиты булган очракта каушап, куркып калмауларын әлеге өйрәнүләрдә расладылар. Өйрәнүләр вакытында мәктәбебез үзенең чын халыкны кабул итү пункты икәнен күрсәтте.
-
Бездә-кунаклар 09.12.2016

Мәктәбебезгә кунакка сугыш чоры балалар килде. Аларга чәй табыны оештырылды, конерт куелды. Шулай ук сорау-җавап сәгате оештырылды.
-
Тарих атналыгы дәвам итә. 09.12.2016

Тарих атналыгы кысаларында 9-11 сыйныф укучылары катнашында суд күренеше күрсәтелде. Чара барышында тәртип бозган, җинаять кылган очракта закон буенча нинди җаваплылык каралганлыгы аңлатылды.Әлеге чарадан соң укучылар өчен дискотека уздырылды.
-
Рус теленнән йомгаклау иншасы. 07.12.2016

11нче сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасы яздылар.
-
Кыш бабай килде. 07.12.2016

Инвалидлар декадасы кысаларында, Кыш бабай һәм Кар кызы, өйдә белем алучы 1 сыйныф укучысы Эльвинага яңа ел күчтәнәчләре илтте. "Детская общественная приемная" проекты буенча эшләүче Ләйлә Мөбәрәкова Кар кызы буларак Эльвинаны бәйрәм белән котлады.Ә "Хыял" балалар оешмасыннан килгән Кыш бабай аңа оешма әгъзаларының да котлавын җиткерде һәм мәктәптә узачак бәйрәмгә чакырды.









