муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Конкурсларда катнашабыз
12.03.2012
Балалар оешмалары арасында уздырылган “Вместе мы одна страна” республика фестиваленың муниципаль этабында катнашып, “Миру-мир” дип исемләнгән плакатлар конкурсында, 6 класс укучысы Мубаракова Ләйлә 3 урынны яулады. Шушы ук фестиваль кысаларында публикацияләр конкурсында 7 класс укучысы Агзамова Рәсүлә 2 урынны алуга иреште.
-
“Детство без границ”
12.03.2012
“Детство без границ” дип исемләнгән XIVнче халыкара фестивальнең муниципаль этабында уздырылган, “Пионеры новой эры” конкурсында катнашып, “Хыял” балалар оешмасы 1 урынны яулады.
-
"Кызлар - йолдызлар"
11.03.2012
8 март бәйрәме уңаеннан 9-11 класс укучылары өчен бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәмдә кызлардан торган “Гөлләр” һәм “Күбәләк” командалары ярышты. Ярышлар арасында егетләребез бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Кичә дискотека белән тәмамланды.
-
Олимпиадалар узды
06.03.2012
4 класс укучылары арасында инглиз теленнән олимпиадада катнашып, Шафигуллин Искәндәр 3 урынны алды.
-
Бәйрәм белән, кызлар! 06.03.2012

5-8 класс укучылары өчен 8 март бәйрәме уздырылды. “Дуслык” һәм “Ялкын” командаларына бүленеп кызлар төрле ярышларда катнаштылар. 128 очко җыеп “Дуслык” командасы беренче урынны алды. Ярышлар арасында малайлар матур концерт номерлары күрсәттеләр. Ярышта катнашкан кызларга мәктәп сертификатлары бирелде.
-
ЕГЭ ларга әзерләнәбез
05.03.2012
11 класс укучылары өчен, ЕГЭларга әзерләнү максатыннан, мәктәптә пробный ЕГЭлар уздырылды.
-
ООО “Юлдаш” призына татарча көрәш
04.03.2012
Район күләмендә ООО “Юлдаш” призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Мәктәпнең көрәшчеләр командасы әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап, берничә ел рәттән үз кулларында тоткан кубокны, быел да үзебездә калдыру бәхетенә ирештеләр. Тәҗрибәле көрәшчебез Ахметханов Ирек үз үлчәү авырлыгында беренче урынны алды.
-
ГИАга әзерләнәбез
29.02.2012
9 класс укучылары районда уздырылган пробный ГИАда катнаштылар.
-
Оборона-масса һәм спорт айлыгы тәмамланды
29.02.2012
Айлык дәвамында күп кенә спорт ярышлары һәм чаралар уздырылды.Һәр ярышка нәтиҗә ясап барылды. Барлык балларны исәпләгәннән соң 147 балл җыеп 1 рота беренче урынны, 132,3 балл җыеп 2 рота икенче урынны алды.
-
Әлифба бәйрәме
28.02.2012
1 сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм уздырылды. Алар әти-әниләренә уку елы дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Шулай ук әти-әниләр дә сынаулар уздылар, алар “Беренче сыйныфны уңышлы тәмамлау турында” сертификатлар белән бүләкләнделәр.









