муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Каникулның соңгы көне. 08.01.2014

Көтеп алынган каникулларның соңгы көне булуга карамастан мәктәп гөр килеп тора. Кемнәрдер хоккей мәйданчыгын кардан чистарта, кемдер җимлекләргә җим сала, кемдер ЕГЭ һәм ГИАларга әзерлек максатыннан консультациядә белем өсти. Ә 4 класс укучылары, вожатыйлары Ләйлә апалары белән, мәктәп янында ясалган тауда чана шуа. Менә шулай файдалы эшләр белән каникулларыбыз үтеп тә китте.
-
Хоккей, хоккей.. 06.01.2014

Хоккей мәйданчыгы көне буе тынып тормый. Урам командалары арасында ярышлар, кызлар арасында конькида шуу ярышлары уздырыла. Ә һәр класс график нигезендә хоккей мәйданчыгын тәртиптә тота. Моңарчы кар булмау сәбәпле себерү эшләре белән генә шөгыльләнсәләр, бүген унберенче сыйныф укучыларына җиң сызганып кар көрәргә кирәк булды. Чиста бозда шуулары рәхәт тә соң!
-
ГИА һәм ЕГЭга әзерлек бара. 05.01.2014

9 һәм 11 класс укучылары каникул көннәрендә дә имтиханнарга әзерләнәләр. Алар өчен мәктәптә консультацияләр уздырыла, пробный ЕГЭлар үткәрелә.
-
Каникуллар дәвам итә… 04.01.2014

Укучыларыбызның көтеп алган каникуллары дәвам итә. Каникул булуга карамастан мәктәп спорт залы гөрләп эшли. Спорт сөюче укучылар бик теләп волейбол, кул көрәше, милли көрәш түгәрәкләренә йөриләр.
-
БУМ кабат җыелды. 01.01.2014

Салавыч күппрофильле лицее базасында лидерлар өчен кышкы лагерь оештырылды. Лагерь 27 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итте. Мәктәбебез лидеры Закирова Гөлүсә әлеге лагерьда ял итте.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. 31.12.2013

Каникул вакытларында күбрәк саф һавада булырга тырышабыз. Шуңа күрә һәр класс мәктәп шугалагына килә. И рәхәт тә соң тимераякта җилдерүләре.
-
«Зәңгәр ут яктысында” 28.12.2013

Мәктәбебездә 9-11 класс укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды, ул “зәңгәр ут яктысында” дип аталды. Укучыларыбыз бәйрәмне үзләре әзерләгән өстәлләр артында уздырдылар. Бәйрәм маскалар һәм уеннар белән чиратлаштырып алып барылды. Укытучылар көче белән әзерләнгән сюрприз өлеше бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмнең икенче өлешендә дискотека оештырылды, һәркем матур итеп ял итте.
-
“Кыш бабай биләмәсендә кунакта” тамашасы узды 27.12.2013

1-4 класс укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Әлеге тамаша “Кыш бабай биләмәсендә кунакта” дип аталды.
-
«Исәнме, яңа ел”! 27.12.2013

5-8 класс укучылары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә һәр укучы үз һөнәрен күрсәтте.Барлык укучылар бергә Убырлы урлап киткән Кыш бабай белән Кар кызын эзләделәр, аларга Кащей бабай да ярдәмгә килде. Укучыларның уртак тырышлыгы белән бәйрәм хуҗалары табылды. Бәйрәм җыр-биюләр, маскалар, уеннар белән дәвам итте.
-
Безнең Руфия президент елкасы кунагы 26.12.2013

8 класс укучысы Газыймҗанова Руфия Казан шәһәрендә узган президент елкасында катнашты.









