муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
«Наз»да концерт куйдык. 06.02.2014

Безнең балалар оешмасының өндәмәсе “Һәр көнне игелекле эш эшлә”! дигән. Әлеге өндәмәне тормышка ашыру максатыннан укучылар коллективы белән “Наз” сәламәтләндерү үзәгенә концерт программасы белән бардык. Балалар көче белән әзерләнгән җыр-биюләрне өлкәннәр бик яратып карадылар һәм бик зур рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
-
Мәктәптә “Оборона-масса һәм спорт” айлыгы бара. 05.02.2014

Әлеге айлык кысаларында мәктәп күләмендә күп кенә спорт ярышлары, очрашулар уза. Әлегә шашка һәм шахмат ярышлары классларда бара, җиңүчеләр мәктәп беренчелеге өчен көрәшәчәк.
-
Конкурста 2 урынны алдык. 04.02.2014

Район күләмендә уздырылган “Талисман моей детской организации” конкурсында катнашып “Хыял” балалар оешмасы икенче урынны яулады.Ә 5 класс укучысы Хайруллина Диләрә шушы ук конкурста катнашып, сертификатка ия булды
-
“Җыр- 2014” конкурсы. 04.02.2014

“Созвездие-Йолдызлык” конкурсының мәктәп туры уздырылды. Әлеге конкурста иң оста 15 җырчы катнашты. Конкурста катнашучылар арасыннан гран-при яулаган 2 җырчы “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының район турында катнашачак.
-
«Математик марафон»да катнаштык. 31.01.2014

Район күләмендә 6-8 класс укучылары арасында математик марафон уздырылды. Зона ярышында мәктәбебездән “икс һәм игрек” командасы катнашты.Биредә алар үзләренең математика буенча белемнәрен барладылар.
-
Батырларны онытмыйбыз. 30.01.2014

Авылыбызда 2 һәйкәл бар, алар 8 һәм 10 класс укучыларына беркетелгән.Әлеге класс укучылары даими һәйкәл яннарын кардан чистартып торалар. Һәйкәлләрнең чисталыгын тикшереп тору шәфкатьлелек министрлыгына йөкләнгән. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлашкан көннәрдә батырларыбызны ешрак искә алыйк, аларның каберенә эзне суытмыйк!
-
27 январь – Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел ! 28.01.2014

Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулу уңаеннан сыйныфларда әңгәмәләр уздырылды, презентацияләр күрсәтелде.
-
Безнекеләр тагын беренче! 27.01.2014

Район күләмендә бертуган Ахмадиевлар призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы икенче ел рәттән беренче урынны яулады.
-
«Рәхмәт» акциясе узды. 27.01.2014

11 гыйнвар- дөнья күләмендә Рәхмәт көне буларак билгеләп үтелә. Әмма рәхмәт сүзен әйтергә беркайчан да соң түгел. Шуңа күрә укучылар үзидарәсе инициативасы белән 27 январь көнне “Рәхмәт” акциясе уздырылды.
-
Мәктәп газетасының чираттагы саны дөнья күрде. 24.01.2014

“Хыял” балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы санын чыгардылар.Газетабызның бу саны спорт һәм сәламәтләндерү айлыгына багышланды. Шулай ук бу номерда укучыларыбыз иҗатына да киң урын бирелде.









