МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 531 ( 532 ) 533 534 535 536 537 538 539 540 >>
-
Сыерчыклар көтәбез 06.03.2017

Кырларны, урамнарны кардан әрчеп, кояш нурлары һәм йөгерек гөрләвекләр белән уйнашып яз килә. Җылы яктан, сайрар кошларыбыз арасыннан беренче булып кайтучы, сыерчыклар килергә дә санаулы көннәр калып бара. Балтач гимназиясе укучылары да аларны түземсезлек белән көтә. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында оештырылган чараларны “Өй бүләк ит” акциясе дәвам итте. Чараны Россия укучылары хәрәкәте активистлары һәм биология укытучысы Җәләлова Алсу Икрам кызы оештырды. Экологик материал белән бизәлгән бу ояларны кошкайлар үз итәрләр дигән өметтә калабыз. Ояларны ясап алып килгән укучыларга, булышкан әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Килегез сыерчыклар! Түрдән узыгыз!
-
Межрайонный шахматный турнир на призы Камалова Р.З. 04.03.2017

4 марта в гимназии состоялся межрайонный шахматный турнир на призы Камалова Р.З. среди детей 2008 г.р. и моложе. В турнире принимали участие ребята из Казани, Мамадышского, Атнинского и Балтасинского районов.
-
“Аҗаган-2017” 04.03.2017

Хәрби-патриотик айлыкны төгәлләүче чара буларак 4 нче март көнне Балтач гимназиясендә “Аҗаган-2017” уены уздырылды. Иртән башланган бу чарада һәрбер укучы бик теләп катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары эстафета, мина эзләү, беренче ярдәм һ.б кызыклы станцияләрне үттеләр. Нәтиҗәдә 1 нче урынга 4 нче А сыйныфы чыкты. 2 нче урын 2 нче А сыйныфында, ә 3 нче урынны 3 нче А белән 4 нче В сыйныфлары бүлеште. 5 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары 3 төркемгә бүленде. Беренче ярдәм, граната ату, учак ягу, мылтыкны вакытка сүтеп җыю станцияләрен укучылар аеруча ошатты. 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында 1 нче урын – 6 нчы Вга, 2 нче урын – 5 нче А га, 3 нче урын 6 нчы А сыйныфына бирелде. 7 нче һәм 8 нче сыйныфлар арасында зур аерма белән 1 нче урынны – 7 нче А сыйныфы алды. 2 нче урын исә – 8 нче Б га, ә 3 нче урын 7 нче Б сыйныфына бирелде. Өлкән төркемдә 1 нче урынны – 9 нчы Б алды. 2 нче урынга – 10 нчы сыйныф, ә 3 нче урынга 9 нчы А сыйныфы лаек дип табылды. Котлыйбыз! Афәрин!
-
Вальс кына димә! 04.03.2017

4 нче март көнне Балтач гимназиясенең 8 нче б сыйныфында Хәбибуллина Наилә Фәритовна вальс әйләнү буенча осталык дәресе үткәрде һәм хореограф һөнәре турында сөйләде. Егет-кызлар, карап торышка, җиңел генә күренгән, әмма бер-ике әйләнү өчен дә шактый осталык сораган вальс турында күпне белделәр. "Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!" - диләрме?! Остарырбыз!
-
Соревнование по русским шашкам 03.03.2017

3 марта прошло соревнование по русским шашкам, в котором приняли участие учащиеся 4а, 4б, 4в классов. Судейство велиактивные участники и многократные победители районных и республиканских соревнований – Юнусова Камилла и Закиров Данил. Выявились лучшие шашисты среди 4-х классов: Газизов Амир и Исрафилова Алия – 1 место, Шайхутдинов Камиль - 2 место, Зиятдинова Алия, Бузанова Диана, Махмутов Марат – 3 место. Поздравляем!!!
-
Экология дәресе 02.03.2017

2 нче март көнне Балтач гимназиясендә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева катнашында экология дәресе үтте. Дәрес алга таба 11 сыйныфтан Алсинә Сабирҗанова белән Гүзәл Хәйруллинаның , 9 сыйныф укучысы Илдар Җәләловның проектларын тәкъдим итүләре белән дәвам итте. Алар экология фәне буенча табигатьтә фәнни һәм практик эзләнүләр алып барып, аны үзләштереп, күп кенә конкурсларда җиңү яклаган укучылар булуы белән дә аерылып торалар. ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин дәрес азагында укучыларга рәхмәтен, проектлар эшчәнлегенә карата соклануын белдерде. "Киләчәктә Сезне республикабызның яшь галимнәре рәтендә күрергә язсын!" дигән ышанычын белдерде.
-
«Психологическая подготовка учащихся к сдаче ОГЭ» 01.03.2017

Продолжается работа педагога-психолога с обучающимися 9-х классов МБОУ «Балтасинская гимназия» по программе «Психологическая подготовка учащихся к сдаче ОГЭ». Целью тренингового занятия было повышение внутренней самооценки учеников, развитие навыков уверенного поведения и формирование позитивного отношения к себе.
-
Кызыклы очрашу 28.02.2017

28 нче февраль көнне Балтач гимназиясендә 6 нчы А сыйныфы укучылары белән очрашуга Кариле авылында яшәүче Шамил абый Зәйнуллин килде. Ул безнең классташыбыз Динәнең бабасы. Шамил абый безгә Чернобыльдәге фаҗигане бетерүдә катнашуы турында сөйләде. Ул фаҗига вакытында нинди зур зыян салынганны без әле күз алдына да китермәгәнбез икән. Шамил абый армиядә вакытта су асты көймәсендә хезмәт иткән. Шундагы хезмәтнең үзенчәлекләре турында тыңлау аеруча кызык булды. Армиядә алган профессиясе аңа Чернобыльдә кирәк булган. Бу очрашу бик файдалы, уйландырырлык булды.
-
2 А класс на экскурсии в Набережных Челнах 28.02.2017

Ученики 2 а класса приглашены с театральной группой на конкурс в Набережные Челны. Ребята посетили КидСпейс - детский город, каждое здание которого - это мастерская определённого профиля. Более 15 игровых станций: больница, банк, служба спасения, ферма, автосервис, супермаркет, кондитерская, стройка и другие. Восторгу ребят нет предела!
-
Конкурс профессионального мастерства в области воспитания и дополнительного образования детей. 28.02.2017

28 февраля наши педагоги Шакирова Римма Василовна и Ахтямова Римма Рифовна достойно выступили на зональном этапе Республиканского конкурса профессионального мастерства в области воспитания и дополнительного образования детей.














