Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Узара йөрешү дәвам итә. 18.03.2015

Белем бирү учреждениесендә педагогларның узара йөрешүе, тәҗрибә уртаклашу атналыгы дәвам итә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген ачык чарада үзләренең инглиз телендә алган белемнәрен матур итеп күрсәтә белделәр. Инглиз теле тәрбиячесе Айсылу Вакыйфовна аларны “Буталчыклар иле” нә сәяхәткә алып барды. Балаларның активлыгын, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерүгә ярдәм итә торган эш алымнары бик уңышлы кулланылды.
-
Дуслык-зур байлык 17.03.2015

-
Язны сагынып көтәбез. 17.03.2015

Белем бирү учреждениесенең 1 нче кечкенәләр төркеме балалары бүген тәрбияче апалары Раилә Рифовна белән яз турында матур әңгәмә кордылар. Алар язгы кояшның җылы нурлары белән уйнадылар, тиздән, бик тиздән безнең якларга очып кайтучы сыерчыклар турында сөйләштеләр. Ачык шөгыльдә булган педагаглар балаларның активлыкларына уңай бәя бирделәр.
-
"Бөек Җиңүне каршылап" 13.03.2015

Зурлар төркеме әти-әниләре балалар белән бергәләп Җиңүнең 70 еллыгына кул эшләре ясадылар.
-
"Яз җитә" 12.03.2015

I нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гилязутдинова И.В. тәҗрибә уртаклашу максатыннан тәрбиячеләргә МББ ФДББС таләпләренә нигезләп ачык шөгыль күрсәтте.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел! Күргәзмә. “Җиңү алып килгән яз!” 10.03.2015

Язның беренче аена кердек. Быелгы яз башка елларга караганда истәлекле һәм дә кабатланмас вакыйгалар белән килә, быел без - бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Әлеге бөек вакыйга уңаеннан белем бирү учреждениесенең махсус эш планы төзелде. Шуларның берсе гамәлдә - “Җиңү алып килгән яз!” темасы астында педагогларның төрле хәрби темаларны яктырткан кул эшләре күргәзмәсе.
-
Узара йөрешү. 10.03.2015

Белем бирү учреждениесендә педагогларның узара тәҗрибә уртаклашу, бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге яңалыкларны эш практикасында куллануны өйрәнү макатыннан узара йөрешү атналыгы башланды.
-
Батырларга - дан! 10.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына карата уртанчылар-1 төркемендә әти-әниләр һәм балалар ясаган рәсемнәр аша сугыш хатирәләрен кабат күңелләрдә яңарттык.
-
Әниләр килде безгә. 06.03.2015

Олы бәйрәм бүген бездә
Әниләр килде безгә.
Тәбриклибез аларны без
Бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! 06.03.2015

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.








