Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бездә көлке көне! 01.04.2015

Бүген балалар бакчасында көлке көне уңаеннан күңелле чара узды. Шаян клоун фокуслар, Акбай күңелле уеннар алып килгән иде.
-
Бүлмә гөлләре 30.03.2015

“Язгы тәҗрибәләр. Бүлмә гөлләре” проекты кысаларында зурлар төркеме балалары фиалка гөле үсентеләрен күчереп утырту алымнары белән танышты.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 30.03.2015

Белем бирү учреждениесендә бүген көн аеруча җанлы башланды. Ишекне ачып керүгә балаларны татар халкының җыр һәм моңы каршы алды. Яз хәбәрчеләре – кара каргаларны каршы алу хөрмәтенә “карга боткасы” пешерүгә дә алдан хәстәрлек күрелде, уен-көлкеле матур гореф-гадәтләр белән май һәм ярмалар җыелды. Ботка пешкән арада балалар Нәүрүз кызына кунакка бардылар, төрле музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр, үзләрен уеннарда сынадылар.
-
Балтач - батырлар төбәге. 30.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә дә санаулы вакыт калып бара. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан балалар белән патриотик тәрбия бирү юнәлешендә төрле чаралар, тематик күргәзмә һәм почмаклар оештырыла. Шуларның берсен – “Мәңгелек ут янында” дип атадык.
-
Весеннее солнышко 20.03.2015

На открытом занятии по русскому языку дети подготовительной группы отправились на поиски солнечных лучиков на облаках. Благодаря своим знаниям, выполняя различные занимательные задания, они сумели вернуть солнышку лучики, сделав тем самым доброе дело.
-
"Кызыклы математика" 20.03.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары математика шөгылен бик яраталар. Тәрбияче апалары Елена Петровна аларны "мәсьәләләр иле" нә алып барды. Шулай кызыклы математик биремнәр, башваткычлар чишеп алар мәктәпкә укырга барырга әзерләнәләр.
-
"Сыерчыгым,сагынып көтәмен" 19.03.2015

Табигатьтә яз хакимлек итә. Кара каргалар безнең якларга яз җитү хәбәрен алып килделәр инде. Тиздән сыерчыклар да килеп җитәр. "Без аларны каршыларга әзер инде" - диләр 2 нче кечкенәләр төркеме нәниләре. Аларның әтиләре бик матур сыерчык оялары ясап алып килеп сөендерделәр. Зур рәхмәт аларга!
-
"Яшел, кызыл, сары" 18.03.2015

Уртанчылар төркеме балалары бүген дуслары - светофорга кунакка бардылар. Светофорның 3 төсе нәрсәне аңлатканын алар уеннар, җырлар һәм әкият аша ныгыттылар.
-
"Ура! Физкультура!" 18.03.2015

Физкультура инструкторы Айгөль Нурзадовна балаларда кечкенәдән спортны сөяргә, физкультура белән шөгыльләнергә теләк тәрбияли.
-
Эзләнәбез, тәҗрибәләр ясыйбыз. 18.03.2015

Уртанчылар төркемендә кызыклы эшчәнлек узды - танып белү шөгылендә балалар су һәм аның үзлекләре турында күп яңалыклар белделәр. Тәрбияче апалары Фәридә фәритовна бик мавыктыргыч тәҗрибәләр әзерләгән иде. Иң мөһиме, балалар суның үзлекләрен тәҗрибәләр ясап үзләре ачтылар. Шөгыль тәрбияви яктан да файдалы булды, балаларга суны сакларга, пычратмаска, юкка сарыф итмәскә кирәклеге турында үтемле фикерләр җиткерелде.








