Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Файдалы экскурсия 20.05.2015

Зурлар төркеме балалары Балтач янгын сүндерү бүлегендә кунакта булдылар.Экскурсия барышында балалар төрле техника төрләре, янгын сүндерүчеләрнең янгын турында хәбәр алганнан соң нинди эшләр башкарулары турында мәгълүмат алдылар. Шайхутдинов Ринат абыйлары бик аңлаешлы һәм мавыктыргыч әңгәмә оештырды.
-
Котлыйбыз! 14.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Бөек ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру максатыннан Татарстан Республикасы Профсоюзлары Федерациясе балалар рәсеме һәм плакаты республика конкурсы уздырды. Призлы урыннар исемлегендә безнең балалар бакчасының уртанчылар 1 төркеменә йөрүче Азалия Нурмөхәммәтова да бар. Ул 4-6 яшьлек балалар арасында 1 урынга лаек булган. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Без дә Азалияне җиңүе белән котлыйбыз!
-
Юл хәрәкәте иминлеге 08.05.2015

2015 елның 4-10 май көннәрендә БМО ның өченче глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза. Әлеге атналыкның девизы: "Балалар тормышын коткарыгыз!" Әлеге атналык кысаларында белем бирү учреждениесендә акция узды. Акция үз эченә балаларның юл хәрәкәте иминлеге декларациясен хуплап куллар җыю, әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тарату, ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында флешмоб уздыру, асфальтта юл билгеләре ясау кебек чараларны алды. Бүгенге көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
Батырларга чәчәкләр 08.05.2015

Белем бирү учреждениесенең урта һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Балтач бистәсенең Җиңү аллеясына экскурсиягә бардылар. Алар Бөек Ватан сугышында һаләк булган батыр солдатлар хөрмәтенә мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
-
Җиңү бәйрәме иртәсе 07.05.2015

Белем бирү учреждениесендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе узды. Әлеге чарада балалар һәм апалар башкаруында җиңү бәйрәме, батыр солдатлар турында җыр һәм шигырьләр яңгырады, хәрби теманы яктырткан биюләр башкарылды. Җиңүне якынайткан хәрби, патриотик җырлар бәйрәмдә катнашкан һәркемнең күңел җепләрен селкетте.
-
Бабам - минем горурлыгым! 05.05.2015

Белем бирү учреждениесендә бүгенге көндә "Җиңү алып килгән яз!" проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында уртанчылар төркеме әти-әниләре көче белән "Бабам - минем горурлыгым!" дигән почмак булдырылды. Почмак үз эченә "Сезнең батырлык мәңгелек!", "Балтач - батырлар ягы", "Солдат язмалары" һ.б. бик тулы, эчтәлекле материаллар тупланган папкаларны да ала.
-
"Батырлар юлы" 05.05.2015

Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Әлеге бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, гоурлану һәм дә кайгыртулы хисләр тәрбияләү максатыннан уртанчылар 2 төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә зур тарихи эзләнү алып бардылар - бабаларының сугышта узган юлларын, фронт хатирәләрен, күрсәткән батырлыкларын өйрәнделәр, материалларны тупладылар һәм күргәзмә оештырдылар.Әлеге күргәзмә янында тәрбия сәгатьләре бик эчтәлекле уза. Балалар үзләренең бабалары белән бик горурланалар. Сокланырлык шул аларның тормыш юллары.
-
Җиңү аллеясы 29.04.2015

Уртанчылар төркеме әти-әниләренең кул эше. "Җиңүнең 70 еллыгы" аллеясы.
-
Бездә бүген Тукай көне! 24.04.2015

Килә язлар, китә язлар,
һәр ел саен үзгәрелә...
һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне безнең бәйрәм!
-
Сәламәт буласың килсә? 21.04.2015

Мәктәпкәчә белем учреждениесендә "Сәламәт буласың килсә?" дип исемләнгән спорт уеннары иртәсе узды. Балалар уеннарда катнашып кына калмады, М.В.Лазарев методикасына таянып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында "Шәхси әйберләрнең серләре" дигән театральләштерелгән күренеш карадылар, шәхси гигиена таләпләре белән дә таныштылар.








