Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Тапкырлар көне 29.06.2016

Җәйнең бер матур көнен без "Тапкырлар һәм зирәкләр" көне дип атадык. Ул көнне бик күп төрле табышмак һәм башваткычлар чиштек, төрле кызыклы сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек. Музыка җитәкчесе Дамира Дамировна уздырган "Бу нинди уен коралы?" дип исемләнгән интеллектуал очрашу бик мавыктыргыч һәм дә файдалы булды, чөнки балалар үзләрен серле музыка кораллары илендә хис иттеләр. Алар уен коралларының исемнәрен генә түгел, аларның тавышларын да танып әйттеләр, үзләре дә әлеге уен кораллары турында табышмаклар төзеделәр.
-
24.06.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балаларын клоун үзенә кунакка чакырды. Балалар аның белән бергә төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.
-
"Джунглиядә спорт бәйрәме" 23.06.2016

Зурлар төркемендә бәйрәмнән бер күренеш.
-
Хуш исле Чалмабашлар 21.06.2016

Чалмабаш, хуш исле чәчкәләр –
Алсулар, кызгылтлар һәм аклар.
Никадәр гүзәллек, нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.
-
Саф һава - тәнгә дәва! 20.06.2016

Көнебезне һәр көн саф һавада иртәнге гимнастика белән башлыйбыз.
Йөгерәбез, сикерәбез
Тыныч кына атлыйбыз.
Киң итеп сулыш алабыз -
Чыныгабыз, ныгыйбыз!
-
"Мин ком белән уйнарга яратам" 17.06.2016

Нәниләрнең иң яраткан шөгыльләре - комлыкта уйнау. Ком төрле тәҗрибәләр, эзләнүләр аша үзенең төрле сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге генә бирми. Ул балада уңай хисләр тудыра, табигатъне өйрәнүгә кызыксыну, кайгырту теләге формалаштыра.
-
Нәниләр хезмәт сөя 16.06.2016

Зурлар төркеме балалары вакытны бушка уздырмый. Күптән түгел чәчкән орлыклар су сипкәч җылы кояш нуры астында тишелеп тә чыкты. Эх, тизрәк үстерәсе иде, үзләрен!
-
Сабан туе - милли бәйрәм! 31.05.2016

31 нче май көнне бакчабызда милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләп узды.
Сабан туе - хезмәт туе.
Шатлык һәм бәхет туе шул,
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм иттек көн буе.
-
Әти-әниләр җыелышы. 30.05.2016

30 нчы май көнне балалар бакчасында гомуми һәм төркем әти-әни җыелышлары узды. Җәйгә эш планнары, чыныктыру чаралары, балаларның тормыш иминлекләрен тәэмин итү буенча инструктажлар көн тәртипләренә кертелде. Шулай ук әти-әниләр игътибарына 1 нче июньнән балалар туклануын оештыруда яңалыклар - балалар бакчасының әлеге юнәлештә экспериментта катнашуы буенча тулы мәгълумат җиткерелде.
-
20.05.2016

Халыкара гаилә көне уңаеннан балалар бакчасының I нче зурлар төркеме тәрбиячесе Ахмадуллина Ф.Ф. бик эчтәлекле "Гаилә кыйммәтләре" темасына балалар белән эшчәнлек үткәрде. Әлеге чарада районның социаль яклау бүлегеннән психолог Салахова Г.Н. катнашты. Чараның төп максаты: гаиләнең милли гореф-гадәтләренә нигезләп рухи-әхлакый кыйммәтен, җәмгыяттә тоткан ролен үстерү, балалар бакчасы белән гаиләләрнең хезмәттәшлеген ныгыту.








