Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Сөмбелә бәйрәме. 31.10.2013

Бакчабызда көз бәйрәмнәре күңелле үтә.
-
Семинар 30.10.2013

Бүген Шубан урта мәктәбендә ФГОС кысаларында балалар бакчасы һәм мәктәп арасындыгы дәвамчылык темасына уздырылган семинарда безнең бакчабыз тәрбиячеләре дә катнаштылар. Семинарда алган яңалыклары белән башка тәрбиячеләрне таныштырдылар.
-
Семинарда катнашу. 24.10.2013

Бүген Балтач районы "Карлыгач" балалар бакчасында Мамадыш һәм Балтач балалар бакчасы мөдирләре катнашында зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә безнең бакчабызның мөдире һәм музыка җитәкчесе Низамиева Әлфия Равилевна да катнашты.Музыка җитәкчебез киңәшмә кунакларына музыканың хәрәкәтне үстерүдәге йогынтысы буенча мастер - класс үткәрде.
-
Бакчабызда кунаклар 24.10.2013

Бүген бакчабызга Балтач гимназиясе укучылары кунакка килделәр. Үзләре белән бүләк итеп театр, күңелле уеннар алып килгәннәр.Очрашу җанлы һәм күтәренке рухта үтте.
-
Балалар бакчасы һәм мәктәп белән элемтә. 24.10.2013

Бүген бакчабызда балалар бакчасы һәм мәктәп, гимназия белән элемтә планы буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашу булып узды.Килгән кунакларыбыз әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.
-
Югалган эзләр буйлап... 22.10.2013

Бүген бакчабыз балалары үзәк китапханәдә Ленура апа Сафинаның "Югалган эзләр буйлап " китабының презентация кичәсендә чыгыш ясадылар, истәлекле бүләкләр һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
-
Ата-аналар җыелышы. 18.10.2013

Бакчабызда төркем җыелышлары башланып китте. Зурлар төркемендә җыелыш "Бала һәм аның хокуклары" темасына багышланган иде. Ата-аналар белән төрле эшчәнлекләр, уеннар аша бала хокуклары турында мәгълүмат бирелде.
-
Көз бәйрәме. 17.10.2013

2 кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме җырлар, биюләр, уеннар белән бергә үрелеп барды. Көз үзенең күчтәнәчләре белән балаларны сөендерде.
-
Түгәрәктәге эшчәнлек. 10.10.2013

Зурлар төркемендә Валиуллина Фәридә Нурзадовна җитәкчелегендә " Оста куллар " түгәрәгендә балалар яссы ташлардан композиция ясадылар.
-
Китапханәгә экскурсия 07.10.2013

Китап- белем чишмәсе дибез. Ә чишмәнең башы кайда икән соң? Әлбәттә, китапханәдә. Моның шулай икәнлегенә безнең бакча балалары да инандылар. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белүче китапханә хезмәткәрләре балаларны китаплар , әкиятләр иленә алып кереп киттеләр.Киләчәктә дә бу балалар китапханәнең даими кунаклары булырлар дигән теләктә калабыз!







