Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297
-
Ата-ана жыелышлары. 25.02.2013

Бакчабызда " Балаларны саклау- безнен бурычыбыз" темасы астында ата-ана жыелышлары утте.
-
"Ватанны саклаучылар көне белән!" 22.02.2013

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2013

21 февраль көнне зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә әтиләр катнашында КВН булып узды.Ир-егетләребез ике командага бүленеп, үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә, токмач җәеп, ризык пешерүгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Биремнәргә әзерлек вакытында балалар әтиләргә багышланган җыр һәм биюләр башкардылар,матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.Барлык ир -егетләр, килгән кунаклар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
-
"Әтием-горурлыгым!" 20.02.2013

Уртанчылар төркемендә әтиләргә багышланган бәйрәм саф һавада үтте. Ир-егетләребез чаңгыда шуу, чанада узышу, капкага туп кертү, кәрҗингә туп җыю кебек спорт уеннарында үзләренең көчләрен сынаштылар. Бәйрәм барышында әти-әниләр, килгән кунаклар кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар.
-
Ачык шөгыль. 19.02.2013

I категорияле тәрбияче Габдулхакова Лилия Рәисовна нәниләр төркемендә әйләнә-тирәдә ориентлашу һәм сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль күрсәтте.
-
Муса Җәлилне искә алу кичәсе 15.02.2013

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып узды. Кичә бик кунелле узды.
-
КВН 13.02.2013

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек логопед төркемнәре балалары белән "Йорт һәм кыргый хаваннар " проектын йомгаклау.
-
Лыжня Татарстана-2013! 10.02.2013

-
Юбиляр 31.01.2013

Хөрмәтле хезмәттәшебез Гарипова Наилә Нәҗип кызының бүген туган көне - 55 яшьлек юбилее Күп еллар эшләү дәверендә яшь буынның күңелендә җырга – моңга мәхәббәт тәрбияләгән, моң сәнгатенә юл табарга тырышкан музыка җитәкчебезнең дә ап – ак кар шикелле күңелләре ак һәм саф бүген. Хөрмәтлебез, Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, балалар игелеге телибез. Алдагы көннәрегез дә сәнгатьле ноталар кебек матур булып яңгырасын.
55 яшь әллә ни күп түгел,
Тырышыгыз 100 гә җитәргә.
Язсын иде йөзгә җитеп,
Шатлык белән гомер итәргә.
-
Ачык шөгыль. 30.01.2013

i категорияле тәрбияче Рафикова Рәмзидә Габдулхаевеа II кечкенәләр төркемендә "Ачык ишекләр" көнендә әти-әниләргә "Алсуда өй туе" темасына конструкцияләү эшчәнлеге күрсәтте.







