Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кошлар патшалыгында. 14.11.2014

"Кышлаучы кошлар" проекты тәмамлану уңаеннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кошлар патшалыгына сәяхәт кылдылар. Кошлар патшасы аларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен сынады, яңа уеннар өйрәтте, җимлекләрне күбрәк ясарга һәм кошлар турында даими кайгыртып торырга кирәклеген искәртте. Бәйрәмнән соң балалар әтиләре ясап биргән җимлекләрне бакчага урнаштырдылар, җим салдылар.
-
"Ак калфак"та катнаштык. 12.11.2014

Бүген авыл мәдәният йортында җөмһуриятебезнең татар хатын-кызлары "Ак калфак" җәмәгать оешмасының очрашуы булып узды. Очрашуда катнашучылар өчен тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән зур күргәзмә оештырылды.
-
"Ак калфак"та чыгыш ясадык. 12.11.2014

"Ак калфак" җәмәгать оешмасының очрашуында безнең бакчада тәрбияләнүче нәни артистларыбыз чыгыш ясадылар. Алар кунакларны дәртле биюләре, моңлы җырлары, нәфис сүзләре белән сөендерделәр.
-
Сәламәтлек - зур байлык. 07.11.2014

Балаларның сәламәтлекләрен үстерү максатыннан, тәрбиячеләре Гөлнур Самигулловна нәниләрне йоклар алдыннан һәм йокыдан торгач сәламәтлек сукмагыннан йөртә, гимнастик күнегүләр ясата.
-
Чын күңелдән котлыйбыз! 05.11.2014

Бакчабызда озак еллар кече тәрбияче булып эшләгән Минзифа апаебызга 55 яшь тулды. Без аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге телибез.
-
Ярминкәдә... 02.11.2014

Район күләмендә үткәрелгән көзге ярминкәдә безнең балалар бакчасы коллективы да зур оешканлык күрсәтте.
-
Авылымның матур урыннары... 31.10.2014

Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме Татарстан республикасы буенча "сәяхәт итте". Алар "Туган җирем Татарстан" проекты кысаларында әти-әниләре белән берлектә үзләренең туган җирләренен матур урыннарын рәсемгә тошерделәр.. Тәрбиячеләре Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы балаларны авыл тарихы, аның матур урыннары белән таныштырды.
-
Тимурчылар ярдәме... 29.10.2014

Быел безнең бакчага 5 нче класс укучылары тимурчылар итеп билгеләнде. Алар һәр атнаның чәршәмбе көнендә безгә килеп төрле эшләрдә ярдәм итәләр. Аларга бу эш бик ошый. Алар килгәч безгә дә күңелле.
-
Кошларга ярдәм итик. 27.10.2014

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар әтиләре ясап биргән җимлекләрне бүген агачларга элделәр. Алар кыш көне кошларга ярдәм итәргә, аларны бөртекләр белән сыйларга бүгеннән үк әзерләнәләр.
-
Могҗиза тудыручы куллар! 17.10.2014

Нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның көзге бакчада өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында белемнәрен гомумиләштерү максатыннан, "Көзге муллык" проекты кысаларында әти-әниләрнең "Могҗиза тудыручы куллар" дип аталган күргәзмәсе оештырылды.









